Логотип
Яңалыклар

«Татарстанда җәй» проекты – Менделеевскида!

9 августта Бөтенроссия каршылыкларны җиңү ярышы «Геройлар узышы» 12 чакрымга сузылган яңартылган трассада узачак! Анда 10 меңнән артык кунак катнашачак!

Әлеге киң колачлы маҗаралы чара турында журналистларга район җитәкчесе Роберт Искәндәров һәм «Аммоний» АҖ генераль директоры урынбасары Юрий Разбежкин сөйләде. «Мураками» группасы солисткасы, рок-җырчы Диляра Ваһапова әлеге Россиякүләм зур вакыйгада катнашасын хәбәр итте.

«Геройлар узышы» быел федераль статуста узачак: Менделеевскида каршылыклар аша йөгерү буенча Россия кубогы уйнатылачак. Танылган спортчыларның  килүе дә көтелә: «Суперниндзя» экстремаль шоу финалисты Даниил Каргинов, Европа чемпионатының көмеш призеры Николай Бажанов, Олимпия чемпионы Юлия Әхтәмова, Европа чемпионы Иван Дегтяревлар... Быел «Геройлар узышы» факелын Ватанны саклаучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, махсус хәрби операция геройлары алып чыга. Яңартылган трасса 40 каршылыктан тора, анда төрле чорлар стильләштерелгән. Алар аша Татарстан, Менделеевск, Иске Бондюг, Казан тарихлары белән танышырга мөмкин. Быел яңа каршылыклар аша Сөембикә манарасын, Бондюг Боярдын яулау да кызык булачак. Узган ел «Король и Шут» төркеме хедлайнер булса, быел «Мураками» рок-группасы «кыздырачак». Шулай ук «Прогульщики», «Простор», «Жан Клод Ван Гог» чыгышлары да көтелә. 

Мондый колачлы, спортлы, музыкалы, күп сынаулы чараны үткәрүдә Менделеевскиның тәҗрибәсе шактый инде. Мәскәү, Питер, Самара, Түбән Новгород, Казан кебек зур шәһәрләр арасында Менделеевск үзенең энергетикасы, драйвы белән аерылып тора. Тикмәгә генә «Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Менделеевск» үзе бер шигарь булып яңгырамый!

Ярыш бик кызыклы, мавыктыргыч булачак. Кунарга теләүчеләрне палаткалар шәһәрчеге, автоөйләр кабул итәчәк. Бөтен халыкны пылау белән сыйлаячаклар. Республика районнары башлыклары, зур оешмалар, эре предприятиеләрнең командалары «Геройлар узышы»нда катнашачак. Әнә, Диляра Ваһаповага стюардесса образын тәкъдим иттеләр. Ул җырлап кына калмаячак, каршылыклар аша узарга да җыена. Ә колачлы рок-концерт финал аккордларын яңгыратачак.

Менделеевск сезне көтә! 

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар