2025нче елның үзенчәлекле нәтиҗәсе булып, Татарстан мөфтиятенең тагын бер уникаль тәҗрибәсе – фронтта блиндаж мәчетләр ачу тора.
Казанда Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан игълан ителгән «Каһарманнар елы», шулай ук Россиядә һәм Татарстанда билгеләп үтелүче Ватанны саклаучылар елы кысаларында алып барылган эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган тантаналы Хисап җыелышы узды. Бу чарага махсус хәрби операциядә катнашучылар, имам-мөхтәсибләр, хәрбиләргә һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтүдә актив катнашкан имамнар һәм волонтерлар җыелды. Тантана Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә оештырылды.
Җыелыш кунакларын «Каһарманнарга мөселманнардан» күргәзмәсе каршы алды. Экспонатларның барысы да – мәчет каршындагы волонтерлык пунктларында ясалган кул эшләнмәләренең үрнәкләре. Мисал өчен, аерым игътибарга Кукмара мөхтәсибәтеннән имам-волонтер Райнур хәзрәт Әхтәмовның һәм «Гараж» төркеменең эшләнмәләре лаек: алар 3D-принтерда дроннар өчен җайланмалар әзерлиләр. Күргәзмәне тагын бер өлеше - җир асты мәчетенең муляжы да кызыксыну уята: мондый мәчетләр Нәзарәт ярдәме белән бүген фронтның төрле почмакларында оештырыла.
Җыелыш Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Кунаклар каршында Диния Нәзарәте Рәисе, Татарстан Республикасы Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Үл 2025нче елның Нәзарәт тарафыннан «Каһарманнар елы» дип игълан ителүен искә алды, үтеп баручы елда мөфтиятнең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүе буенча алып барылган эшчәнлеккә тукталды.
2025нче елда Татарстан мөфтияте (шул исәптән мөхтәсибәтләр дә) махсус хәрби операциянең алгы сызыгына 55тән артык гуманитар йөк җибәргән. Махсус хәрби операция башланганнан бирле аларның саны – 100дән артык. Сәфәрләргә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе да чыккан – хәрби операция башланган көннән ул 9 тапкыр гуманитар вазифа белән МХО зонасына барып кайткан.
2025нче елдагы гуманитар йөкләрнең гомуми бәясе 73 млн сумнан артып китә. Шунысы мөһим: Нәзарәт вәкилләре туган җирдән килгән күчтәнәчләрне солдатларның үз кулына тапшыра. Быел аларны илтеп җиткерүдә 35 имам һәм мөфтият хезмәткәре катнашкан.
Татарстан мөселманнарыннан гуманитар йөк сугышчыларның теләген күздә тотып җыела һәм нигездә компьютер җиһазлары, элемтә чаралары, җылыткычлар, техника кирәк-яраклары, транспорт чаралары, дарулар һәм хәләл азык-төлекне тәшкил итә, шулай ук мәчет каршындагы волонтерлык үзәкләрендә кулдан ясалган эшләнмәләрне үз эченә ала: волонтерлар маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре һәм коры душлар ясый, оекбашлар бәйли, киемнәр һәм госпитальлар өчен урын-җир кирәк-яраклары тегә, коры ризык, чәй, токмач, хәләл корсервалар әзерли... Мондый волонтерлык үзәкләре республикабызның 104 мәчетендә эшли.
2025нче елда алгы сызыктагы солдатларга җибәрелгән гуманитар йөк арасында иң әһәмиятлесе булып УАЗ (буханка) машинасы нигезендә җиһазландырылган 3 мобиль мәчет тора. Автомобильләр «Каһарман» хәйрия акциясе кысаларында битараф булмаган дин кардәшләребездән җыелган акчаларга сатып алынган. Фронтка «тәгәрмәчле мәчет»ләр җибәрү тәҗрибәсе Россия өчен уникаль булды – Татарстан мөфтиятеннән соң аны илебезнең башка мөфтиятләре дә файдаланган. Моннан тыш, фронтка 6 автомобиль һәм 5 мотоцикл җибәрелгән.
2025нче елның үзенчәлекле нәтиҗәсе булып, Татарстан мөфтиятенең тагын бер уникаль тәҗрибәсе – фронтта блиндаж мәчетләр ачу тора. Махсус хәрби операция зонасының алгы сызыгында беренче җир асты мәчетен быелның гыйнварында «Батыр» батальонында Нәзарәтнең полк имамы Мөхәммәт хәзрәт Хәйрулаев булдырды. Хәзерге вакытта аның хисабында – фронтның төрле нокталарында барлыгы 3 җир асты мәчете. Бу үрнәкне «Алга» батальонында хезмәт итүче Нәзарәтнең полк имамы Руслан хәзрәт Әгъмәлов, Чистай районыннан мобилизацияләнгән имам Илфак хәзрәт Зөлкарнәев та кабатлады – аңа Түбән Кама мөхтәсибәте теләктәшлек күрсәтте. Шулай итеп, бүгенге көндә хәзрәтләр фронтта 5 блиндаж мәчет ясады.
Мөфти Камил хәзрәт махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүдә катнашучы һәркемгә, шулай ук Татарстан Республмксы Рәисенә рәхмәт белдерде – аның ярдәме белән 2025нче елда махсус хәрби операциядә катнашкан 247 кеше һәм аларның якыннары хаҗ кылу бәхетенә ирешкән.
Каһарманнарга булышу белән беррәттән, Нәзарәт шулай ук тылда аларның гаиләләренә дә ярдәм күрсәтә. Бу хакта җыелышта Татарстан Мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов сөйләде: мөхтәсибәтләрдә даими рәвештә һәлак булучыларның һәм хәбәрсез югалганнарның якыннары белән очрашулар оештырыла, аларга азык-төлек җыелмалары тапшырыла, Татарстан мәчетләрендә сугышчылар өчен догалар кылына, махсус ифтарлар һәм мәҗлесләр, «Коръән ашлары» оештырыла. Россия Федерациясе Оборона министрлыгы карамагындагы Казан госпиталендә, Республика клиник хастаханәсендә һәм «Наташа» хосписында дәваланучы сугышчыларның хәлен белергә Нәзарәт имамнары йөри.
Тантаналы чара барышында махсус хәрби операция сугышчыларына, шулай ук аларга гамәли яктан ярдәм итүче имамнарга һәм волонтерларга хөрмәт күрсәтелде. Иң актив катнашучыларга бүләкләр – Татарстанның сугыш хәрәкәте ветераннары берләшмәсеннән «Фронтка ярдәм өчен» медальләре һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк