Логотип
Яңалыклар

Татарстан мөфтие урынбасарлары Корбан чалу шартлары һәм тәртибе турында сөйләде

Быел Корбан гаете 12 сентябрьгә туры килә. Татарстан мөфтие урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Илдар хәзрәт Баязитов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Корбан чалуның мәгънәсе, тәртип һәм шартлары турында сөйләделәр.

“Корбан сүзен гарәп теленнән тәрҗемә итсәк, Раббыбыз Аллаһка якынлашу, якынрак булу дигәнне аңлата. Һәм без шушы изге гамәл белән Аллаһы Тәгаләгә якынрак булырга тырышабыз. Динебез ягыннан карасак, бу шушы Корбан гаете көннәрендә мөмкинлеге булган аерым бер кеше исеменнән, гаилә исеменнән, вафат булган туганыбыз исеменнән корбан чалу дигән сүз. Пәһгамбәребез с.г.в. хәдис-шәрифләрендә әйтә: “Иң хәерлесе шушы корбанны өч өлешкә бүлү.” Иң беренче өлешен үзебезгә калдыру, чөнки Аллаһ Тәгалә Коръән китабында да өйрәтә: “Изгелектә дә, яхшылыкта да үзеңнән башла”. Икенче өлешеннән туганнарны, якыннарны җыеп, аш үткәрергә мөмкин. Һәм инде өченче өлешен мескен, ятимнәргә, күршеләргә тарату", - ди Рөстәм Хәйруллин.

Ун мең тирәсе акча бар икән, корбан чалынырга тиеш

"Корбан чалу кемнәргә тиеш дисәк, бездә бит зәкәт нисабы бар. Әгәр дә безнең ун мең тирәсе акча бар икән, корбан чалу тиеш, вәҗиб санала. Ягъни гаиләм исеменнән яки үземнең исемнән мин чалырга тиеш. Һәр кеше үз кесәсенә карап, үз мөмкинлекләреннән чыгып эшли. Әгәр дә кешенең корбан чалырга мөмкинлеге юк икән, корбан чалмаса, гөнаһ саналмый.

Аллаһ Тәгалә үзенең китабында әйтә: “Иң хәерле әйберне сез сәдака итеп, зәкәт итеп, корбан итеп бирегез. Корбанга чалынырга тиешле мал авыру булмаска, аяклары, күзләре, бөтен әгъзалары сәламәт булырга тиеш. Әгәр дә ул сарык икән, безнең галимнәребез бер яшьлек булсын ди, әгәр дә зур гәүдәле булса, ярты еллык та ярый. Мөгезле эре терлекне корбанга чалырга ниятләсәгез, алар 2 яшьлек булырга тиеш. Сарык бер кеше исеменнән чалына, зур терлекне, әйтик, сыерны 7 кеше исеменнән дә чалырга мөмкин. Мәсәлән, 7 гаилә җыелышып, 7 кеше исеменнән бер сыерны чалалар. Ләкин монда шундый шарт бар - һәрбер ниятләгән кеше корбанны Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен дип чалырга тиеш. Әгәр дә арада берәрсе : “Эх, ит беткән иде, хәзер чалам да, ит тә була” дигән теләк белән чалса, корбан корбаннан китми ди, хәтта шушы калган 6 кешегә дә әҗер-савабы булмый. Шуңа күрә без корбан чалганда Аллаһ ризалыгы өчен дип чалырга тиешбез.

Корбанны чала торган кеше, иң беренче чиратта, мөэмин-мөселман булырга тиеш. Һәм аңа корбан чалган өчен акчалата бирү дөрес дип санала. Ләкин шул корбан итенең бер өлеше белән түләргә ярамый", - дип кисәтә Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Корбан аерым билгеләнгән урыннарда гына чалыначак

"Диния нәзарәте, мөфти хәзрәтбез үзе әмер итә - чалыр өчен билгеле бер урыннар булсын. Кем кая тели, шунда чалмасын. Чөнки Корбан ул, алда әйтелгәнчә, Аллаһ ризалыгы өчен эшләнелә торган әйбер. Кешеләрне куркыта торган бәйрәм түгел ул. Күп кеше бит әллә кайларда чала, шул урында каннары, аяклары, башлары, әллә нәрсәләре кала. Мондый эш ул, әлбәттә, гөнаһ. Пәйгамбәребез с.г.в. әйткән: “Чалганда хәтта чалына торган малга пычакны да күрсәтергә ярамый, ягъни аны куркыту булмасын”. Әгәр дә без балаларга, башка кешеләргә боларны күрсәтәбез икән, кешеләр гаеттән курка икән, бу гөнаһ кына була. Һәм Аллаһ Тәгалә андый нәрсәләрдән сакласын иде.

Аерым урыннарда күпләп сатыла торган корбанлыкларның барысы да ветеринарлар тарафыннан тикшерелә, аларның белешмәләре булырга тиеш. Һәм без, муллалар, хәзрәтләр бу мәсьәләгә игътибар белән карарга тиешбез. Чөнки авыру мал булса, мәҗлесләргә, корбан ашларына килүчеләргә зыяны булуы мөмкин.

Аллаһ Тәгалә чалырга ниятләгән малларыбызны кабуллардан кылсын иде, һәм, Пәйгамбәребез с.г.в. үзенең хәдис-шәрифләрендә әйткәнчә, корбан чалучы шушы малның күпме йоны бар, шуның кадәр әҗер-савабын алсын иде. Ягъни, миллионлаган, триллионлаган әҗерләр кардәшләребезгә язылсын, шул хәтле хата-гөнаһларын да Аллаһ Тәгалә гафу кылсын. Шушы гает бәйрәмнәрен туганнар белән аралаша торган, мескен-ятимнәргә ярдәм итә торган бәйрәм итеп уздырырга насыйп булсын”, - дип тели Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов “Ярдәм” мәчетендә оештырылачак Корбан гаете турында сөйләде

“Быел Диния нәзарәте корбан чалу мәсьәләләрен тәртипкә кертте. Моның өчен аерым махсус урыннар булачак. Хайван теләсә каян кертелеп, урам уртасында чалынырга тиеш түгел. Казанда, башка шәһәрләрдә дә кеше килеп заказ бирү өчен махсус урыннар булачак. Анда хайванны чалып, эшкәртеп бирәчәкләр. Корбан чалу Мәрҗәни, Ярдәм, Казан Нуры, Рамазан кебек зур мәчетләр каршында оештырылачак.

Ярдәм мәчетенә заказ бирүчеләрнең корбанлыклары Левченко бистәсендәге Сөләйман мәчетендә чалыначак. Без сарыкка да, сыерга заказлар кабул итәбез. Сыерның бер өлеше 9 мең, сарык 8 мең торачак. Бу бәягә сарык үзе, чалу, эшкәртү - бөтенесе дә кергән. Авырлык буенча сарыклар 40 килограмнан зуррак булачак, Алла теләсә, 20 кило ит чыгачак. Сарыкларны Саратовтан китерәчәкләр.

Корбан гаетен уздыру алдагы еллардан әллә ни аерылмаячак. Ярдәм мәчетендә бу көнне корбан итләре таратылачак. Без 2 меңгә якын кешенең исемлеген төзедек, итләрне шуларга бирәчәкбез. Моннан тыш аш мәҗлесләре дә оештырырга дип уйлыйбыз,” – диде Илдар хәзрәт Баязитов.

Кояш чыгып, ярты сәгать узганнан соң, мәчетләрдә гает намазы укылачак.

чыганак - http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар