Логотип
Яңалыклар

Татарстан лидеры ММЧ вәкилләренең күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм федераль басмаларның махсус хәбәрчеләре белән традицион очрашу уздырды. Әйтергә кирәк, быел очрашу, гадәттәгечә, ТР Хөкүмәте йортында түгел, ә Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үтте. Анда зал үзенә күрә бер студиягә әверелдерелгән иде. Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов модератор булды. Сорау-җавап рәвешендә барган 1,5 сәгатьлек очрашуны «Яңа гасыр» телерадикомпаниясе яздырды. Тапшыру «Яңа гасыр» каналында 14 һәм 19 сәгатьләрдә эфирга чыгачак.

Иң элек, Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашкан баш мөхәррирләрне һәм журналистларны кичә билгеләп үтелгән Татарстан матбугаты көне белән тәбрикләде. «Мәгълүмат кыры – безнең эшебездә мөһим элемент. Безнең бурыч – үз фикерләребезгә үтемле итеп сезгә җиткерү, ә сез, үз чиратыгызда – халыкка. Бәлки, кемгәдер үз эше һәрвакыт ошап та җитмидер, әмма һәркемнең үз эше, һәркем аны булдыралганча башкара. Бездә мәгълүмати ресурс куәтле дип саныйм, бу республиканың конкурентлыкка ия өлешләренең берсе», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан лидеры каләм ияләренә һәм хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, халыкка төрле позицияләрне җиткереп бару мөһим, шул ук вакытта җитәкчеләр, мәгълүмат кырыннан чыгып, үз эшендә төзәтмәләр кертергә тиеш. «Хакыйкый мәгълүматны вакытында алып, аңа реакция күрсәтү зарур. Кайвакыт шикаять бүләк кебек. Ул сиңа ошап бетмәскә дә мөмкин, тик дөрес карар кабул итү кирәк», - диде ул.

Татарстанның яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгына кагылышлы беренче сорауга җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов: «Без 90 нчы елларда илдә булган вәзгыятьне һәм нәрсәгә ирешүебезне хәтерлибезме? Без тотрыклылыкка, динамизмга ирештек.

Без бүген үзебезгә көндәшлеккә сәләтле булырга мөмкинлек биргән потенциалны саклап кала алдык. 25 ел эчендә күп эш башкарылды. Төп казанышларыбызның берсе булган милләтләр һәм диннәр арасында тынычлык, теләктәшлек булуы – алдагы үсешебезнең иң төп алшарты», - дип ассызыклады.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчиинский республиканың бюджет белән бәйле бурычларын үтәвенә кагылышлы сорау белән мөрәҗәгать итте. Рөстәм Миңнеханов илебездә хөкем сөргән вәзгыятьнең, аерым алганда, санкцияләр, финанс кризисы, нефтькә бәянең төшүенең, әлбәттә, икътисадта тискәре чагылыш табуын шәрехләп үтте. Әмма, аның сүзләренчә, бу мәсьәләдә беренчел фаразлар начаррак та иде. «Бүген тулаем төбәк продукты, сәнәгать җитештерүчәнлеге күләме кимүе 1 проценттан да кимрәк. Бу, бер яктан караганда, нача түгел, тик безнең бурыч – елына 4-5 процентлык үсешкә ирешү», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул катлаулы икътисади хәлгә карамастан, гамәлдәге барлык программа һәм проектларның тормышка ашырылачагы турында искәртте. «Агымдагы елның 5 нче ае узып бара, бүгенге вәзгыятьтән чыгып, үзебезгә алган бурычларны үти алачакбыз дип уйлыйм», - дип ышандырды ТР лидеры.

Икътисад һәм сәнәгать темасына сорауларның дәвамы булып, «Алабуга» махсус икътисади зонасы, Иннополис кебек эре проектларның үсеш перспективалары турында сорау яңгырады. «Без кайсы юнәлештә үсеш алуыбызны анык аңларга тиеш. Бүген безгә конкурентлы производстволар кирәк, аларны үстерергә кирәк. Безнең юлыбыз инновацияләргә корылган», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Кадрлар сәясәтенә килгәндә, Татарстан лидеры булачак җитәкчеләрне әзерләү дәрәҗәсенә, аларның тиешле күнекмәләргә, тәҗрибәгә ия булуына игътибар бирелүен әйтеп узды. Рөстәм Миңнеханов үзе Президент постына килгәч билгеләнгән түрәләрнең, тулаем алганда, үз вазифаларын үтәп баруын билегләп үтте. «Иң мөһиме – аларның намуслы, гадел булуы. Дөресен генә әйткәндә, кадрларны сайлау үзеңә хатынлыкка сайлауга тиң ул, ничек туры килә бит», - дип шаяртты ул. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада, гомумән алганда, кадрлар потенциалы бик яхшы. «Яшьләр белән күбрәк эшләргә, лидерларны ачыкларга кирәк», - диде ул.

Татарстанның 2030 нчы елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе турындагы сорауга җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов аның төп максаты халыкның тормыш сыйфатын яхшырту максаты белән Татарстанның лидерлык позицияләрен саклап калуга ирешүдән гыйбарәт булуына басым ясады. «Болар һәммәсе дә зур көч һәм инвестицияләр, иң мөһиме, кеше капиталын таләп итәчәк. Моңа ирешү өчен, балалар бакчасыннан алып югары мәктәпкә кадәр камил белем бирү чылбыры булу зарур», - дип билгеләп узды ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук спорт үсеше турында фикерләрен җиткереп, спортның безнең конкурентлы өстенлегебез булуын, спорт өлкәсендәге казанышларның Татарстанны һәм Казанны бик нык танытуын ассызыклады. «Универсиада да моңа зур этәргеч булды, юкса безгә Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын уздыру хокукы ничек тәтер иде? Санкцияләргә сылтап, кайбер илләрне чемпионатка китертмәү омтылышлары да булды, тик ФИНаның бу мәсьәләдә позициясе катгый булды. Чемпионатка бармыйсыз икән, Олимпия уеннарына юллама булмаячак, дип кисәтте», - дип белдерде Татарстан лидеры. Аның фикеренчә, олы һөнәри спорт җитди финанс чыгымнарын таләп итә, әмма аннан башка массакүләм спорт үсеше сүлпән булачак.

Рөстәм Миңнехановка, «республика башлыгы булып эшләү күңеленә хуш киләме» дигән сорау да бирелде. «Бик яхшы эш. Эшем үземә бик ошый», - дип җавап бирде ул. ММЧ вәкилләре аның тыгыз эш графигы буенча эшләвенә карата соклануын белдереп, ял итәргә вакыты каламы, үзендә ничек көч таба, дип кызыксынды. «Өйгә кайтып җитеп булса, иң яхшы ял өйдә инде», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Тәүлек эчендә дөньяның төрле почмакларына сәфәр кылуына килгәндә, Татарстан лидеры сәгать поясларындагы аерманың бераз комачаулавын яшермәде, тик шушы эш графигына инде күнеккәненә ишарәләде.

Видеорепортаж: http://tatarstan.ru/rus/press/video.htm/video/665023.htm
Сылтама: http://http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/05/20/109554/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар