Логотип
Яңалыклар

Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре Казанга килә

Бу көннәрдә Казанга чит илләрдән һәм Россиянең төрле өлкәләреннән татар яшьләре оешмаларының җитәкчеләре белем алырга киләчәк.

Бу көннәрдә Казанга чит илләрдән һәм Россиянең төрле өлкәләреннән татар яшьләре оешмаларының җитәкчеләре белем алырга киләчәк. 

Татар яшьләре оешма җитәкчәләрен укыту форумы 23 августта Казан шәһәрендә – Кариев театры бинасында ачыла. Форум чаралары 23 – 25 август көннәрендә Иннополис шәһәрендә үтә.

Оештыручылар аңлатуынча, форумның Иннополиста үтүе ул көннәрдә Казанда WorldSkills чаралары булуга бәйле. Форум ачылышы һәм Казан буенча эшлекле экскурсиядән соң катнашучылар Иннополиска китәчәкләр.

Эшлекле экскурсияләр кысаларында килгән кунаклар Казанның Яңа татар бистәсе белән дә танышачаклар. «Иске татар бистәсен татар яшьләренең күбесе белә. Ни өчен Яңа татар бистәсе? Чөнки андый бистәләр күп кенә шәһәрләрдә бар һәм алар бик үк яхшы хәлдә түгел. Татар бистәләрен күтәрү турында да уйланырга иде”, - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов. Шулай ук яшьләр “Калеб” проекты, “Сабыйлар” татар телле балалар үзәге белән дә танышачаклар.

Форум кунакларына татар зыялылары җирләнгән Яңа татар бистәсе зираты да күрсәтеләчәк.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләрен укыту форумы ябылу утырышында сайланачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессында үткәрелгән матбугат конференциясендә форумны оештыручылар хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар