Логотип
Яңалыклар

«Татар телендә «күбәләк» сүзе матур яңгырый», диделәр

«Халыкара балалар көне» якынлашып килә. Шул уңайдан, Канаданың Монреаль шәһәрендә актив эшчәнлек  алып баручы «МИРАС»  милли үзәге  «Балалар көне» дип аталган  балалар фольклор фестивалендә катнашты.  

Бу фестивальны Квебек провинцияның мәдәни мирас җәмгыяте оештырды. Чарада бик күп милләт вәкилләре үз халкының иҗатын тәкъдим итте. Рус, филиппин, мадьяр, молдаван, квебек халык киемнәренең купшы орнаментлары  арасында безнең татар кызларының калфак-күлмәкләрендәге бай милли бизәкләре аерым игътибарга лаек булды. («МИРАС» үзәге үзенең кызлары белән горурлана ала!) Татар телендә сөйләшү-аралашу, бу зур шәһәр сәхнәсендә татар халык көйләрен һәм җырларын яңгырату  – күптелле тамашачы өчен  яңалык булды.  

Әдилә  Усманова белән Эрика Эллингсенның дуэтта элек тә җырлаганнары булды. Ә бу фестивальга алар биюче кечкенә Камилә Усманова белән Ева Байрашованы да җәлеп иттеләр: «Ай, былбылым», «Күбәләк» кебек татар халык җырларын күмәк биеп-җырлап, Төньяк Америкада яшәүчеләрнең  кәефен күтәрделәр.  

Фестивальне алып баручы да: «Татар һәм башкорт дигән бик матур халыклар иҗатын мин беренче күрәм һәм бик сокланам», – диде. Яшь артистларыбызның чыгышыннан соң, татар телендә «күбәләк» сүзе бик матур яңгыравы турында да әйтте ул.  

Яшь артистлар фестиваль сәхнәсендә чыгыш ясаган вакытта, «МИРАС» үзәгенең оста хуҗабикәләре шулай ук актив эш алып бардылар. «Танышу кичәсе» дип аталган чарада алар Буфет тәкъдим иттеләр. Кунакларны татар сүзләренә өйрәтә-өйрәтә сыйлап, үзләре әзерләгән искиткеч тәмле ризыкларның тарихы, чыгышы турында да кызыклы әңгәмә алып бардылар. 

Светлана Догадкина хәзерләгән өчпочмаклар, Роза Каримованың вак бәлешләре, Зилә Миргалиеваның чәкчәге, Ландыш Мингазованың кыстыбыйлары бар халыкны үз янына җыйды. Тәмле ризыклар пешерүче алтын куллы бу ханымнар Монреальнең  рус  телле тамашачысына күптән билгеле. Инде күп мәртәбә аларны үз бәйрәмнәрендә бик теләп катнашуларын сорыйлар һәм яратып, җылы кабул итәләр.  

Инде хәзер Монреальнең Сабантуе якынлаша. Бәйрәм аланында бай милли колорит, күңелле уеннар һәм хуш исләр милләттәшләрне, җыйналган кунакларны янә куандырыр. 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик куркэм! Шундый ерак жирдэ дэ теллэрен, милли ризыкларны hэм культураны онытмыйлар!

    Хәзер укыйлар