Татар шәмаилләрендә – изге урыннар

Казан кирмәне музей тыюлыгында урнашкан Татар шәмаиле галереясендә «Җанга якын урыннар» дигән күргәзмә ачылачак. Корбан гаете уңаеннан әзерләнгән проект чыннан да мөселман кешесенең күңеленә тансык булган изге урыннарыбыз белән таныштыра.


9 сентябрь көнне эшли башлаячак күргәзмәдә ХХ гасыр башында нәшер ителгән басма шәмаилләр репродукцияләре урын ала. Мәрҗәни фонды коллекциясен тәшкил иткән тупланмада егермеләп татар басма шәмаилләрен күрергә мөмкин. Аларда хаҗ объектлары һәм мөселманнарның архитектура корылмалары сурәтләткән.

Репродукцияләрдә Мәккә шәһәре күренешләре: Кәгъбатулла, Гарәфәт тавы, Мина үзәне, Мәдинәдәге мәчет, Истамбулның иман йортлары, Казанның Сөембикә манарасы, Болгардагы изге урыннар тасвирланган.

ХХ гасыр башында Казан – Россия мөселманнары даирәсендә аерым урын биләп торган. Биредә дини матбугат, шул исәптән шәмаилләр бастыру эше җайга салынган. Диндәге яңалыклар, реформалар бөтен Россиягә биредән таралган. Шуңа күрә дә мөселманнар өчен изге урыннар белән беррәттән күргәзмәдә  Казанның һәм Болгарның архитектура һәйкәлләре күренешләрен дә күрергә мөмкин.  Белгечләр раславынча, бүгенге көндә дә басма шәмаилләребез үзенең аңлату-мәгълүмат бирү функциясен югалтмаган.

Һәр шәмаилгә аңлатма бирелә. Бу алым киң катлам вәкилләренә теге яки бу экспонатны аңлаешлы итеп күрсәтергә мөмкинлек бирә. Гарәп телен белмәгәннәр дә экспонатларда нәрсә язылганы турында мәгълүмат ала. Проект авторлары ышандырганча, экспозиция шәрык белгечләренә генә түгел, гади кешеләргә дә кызыклы булачак. Күңел калебе, иман төшенчәләре турында фикер йөртәсегез килсә, күргәзмә белән танышмый калмагыз!

чыганак - http://intertat.ru/tt/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    5374
    0
    54
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4970
    1
    49
  • Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...
    2791
    0
    34
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3797
    1
    31
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6312
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек