Логотип
Яңалыклар

«Татар кызы–2021»: бу исемне кем йөртер?

6 март көнне Казанда, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар кызы – 2021» республика бәйгесенең финалы узачак. Сәхнәдә җиңүче таҗы өчен 12 кыз көч сынашачак.

6 март көнне Казанда, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар кызы-2021» республика бәйгесенең финалы узачак. Сәхнәдә җиңүче таҗы өчен 12 кыз көч сынашачак. 

«Татар кызы» Халыкара конкурсы дирекциясе башкарма директоры Гүзәлия Гиниятуллина әйтүенчә, быел республикакүләм бәйгедә Татарстанның барлык районнары һәм шәһәрләре дә катнашкан: һәркайсы үз  вәкилен әзерләгән. Алты төбәктә үткән зона этабыннан, 200 кыз арасыннан 12 кыз сайлап алынган. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: бу бәйге быел республикада алтынчы тапкыр үткәрелә. Узган ел, пандемия аркасында, ул уздырылмады.  
Бәйгенең максаты үзгәрмәде: кызларның җыр-биюдәге сәләте генә ачыкланмый бу конкурста. Һәрхәлдә, сәхнә өчен анысы да мөһим булса да. Иң беренче урында бәйгедә катнашучыларда халкыбызның мирасына кызыксыну уяту, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, гореф-гадәтләрне сеңдерү тора. 
Бәйгегә әле нокта куелмаган, әмма оештыручылар бу максатка инде ирешкәннәр дә. «Татар кызы-2021»дә  катнашучыларның берсе – Лаеш кызы Гөлназ Мисалова:
– Мин рус мәктәбендә укыдым, эшләгән урынымда да аралашу бары тик рус телендә генә.  Шуңа күрә бәйгегә бик борчылып килдем, бу яктан проблема тумасмы дип уйладым, – диде. – Без бер атна инде кызлар белән бәйгегә бергә әзерләнәбез. Иртәдән кичкә кадәр дәресләр, мастер-класслар уза... Әниләр инде сөенә: «Татарча хәзер әйбәтрәк сөйләшәсең», – диләр. Хәтта эштәге чатка да онытылып китеп татарча яза башлыйм...  
Кызларның бер-берсен тәрбияләве оештыручыларга күптән таныш.  Гүзәлия Гиниятуллина  өченче ел булган бер очракны искә төшерде: 
– «Татар кызы-2019» Халыкара бәйгесендә Швециядән Юлия Фәтхуллина катнашты. Ул Стокгольмда яши. Бер тапкыр да Татарстанда моңарчы булмаган иде. Казан буйлап экскурсиядә йөргәндә, Сөембикә манарасы янына килеп баскач, Юлия елый башлады... Бөтен кызлар тетрәнде шулчак. Тарихыбызга да, мәдәниятебезгә дә, телебезгә дә башкача күз белән карадылар... 

Оештыручылар әйтүе буенча, быелгы бәйгедә кызларның нәсел шәҗәрәләрен ни дәрәҗәдә белүләренә зур игътибар биреләчәк. Кызлар бер айга үз туган якларына кайтып, әби-бабалары, әти-әниләре белән аралашып, бу өлкәдә белемнәрен шактый баеткан инде. 

6 март көнне җиңү яулаган кыз көзен Үзбәкстанда узачак Халыкара бәйгедә Татарстан данын яклаячак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар