Логотип
Яңалыклар

«Татар кызы-2025» Халыкара бәйгесе: анда кемнәр катнаша ала?

Бүген Казанга «Татар кызы» Халыкара бәйгесендә катнашучы кызлар җыела.

Шул уңайдан, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татар кызы-2025» Халыкара бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узды. 

Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең Дирекция җитәкчесе Лена Рафыйк кызы Колесникова башта бу бәйгенең тарихына тукталды. 
– «Татар кызы» бәйгесен беренче тапкыр 2011 елда Көньяк Уралда – Чиләбе шәһәрендә оештырдык. Ул бары тик безнең өлкәдә генә уза торган бәйге дип уйланылган иде. Катнашучылар булырмы дип шөбһәләнеп кенә тотындык. Ә бәйге шундый зур резонанс алды, ул үз тирәсендә яшьләрне генә түгел, барлык татар гаиләләрен берләштерде. Бәйгедә Чиләбе өлкәсенең һәммә  төбәкләреннән килгән кызлар катнашты. 
Ул елны «Татар кызы»ның финалы Чиләбе шәһәренең «Трактор» боз аренасында узды. 7 мең кешелек залда буш урын булмады. Һәм шушы зал ахырда торып басып, «Туган тел» җырын җырлады. 

Без үз алдыбызга зур максат куйдык: «Татар кызы» – матурлык конкурсы гына түгел, ул сәләт һәм миллилек бәйгесе дә. Һәм моңа ирештек дип саныйм. «Татар кызы» хәзер зур яшьләр хәрәкәтенә әйләнде инде. Ә ул чакта безгә башта күрше өлкәләр кушылды. Аннан бу проектны Бөтендөнья татар конгрессы күтәреп алды – ул Бөтенроссия дәрәҗәсендә үтә башлады. 2016 елда «Татар кызы» беренче тапкыр Халыкара статус алды. Татарстан Республикасы Премер-министры Фәрит Мөхәммәтшин алдагы елгы бәйгенең финалын җиңүче кызның туган ягында үткәрергә кирәк дип тәкъдим итте. Шулай итеп «Татар кызы» бәйге-тамашасы беренче тапкыр Чиләбедән – Уфага, аннан Казанга күченде. 

Халыкара «Татар кызы» бәйгесе Дирекциясенең башкарма директоры Алмаз Хәлиуллин әйтүенчә, бәйге өч этапта уза. Башта төбәкләрдә сайлап алу турлары үткәрелә. Анда җиңүче кызлар Казанга – ярымфиналга килә. Бәйгенең бу өлешен дә уңышлы узучылар финалга үтә. Ел башында ук регионнардагы татар оешмаларына бәйге нинди форматта узарга тиешлеге хакында хатлар юлланган. 

«Татар кызы» бәйгесендә быел 38 төбәктән һәм чит илләрдән катнашканнар. Әмма төрле сәбәпләр аркасында кызларның тугызы ярымфиналга килә алмаган. 
Оештыручылар әйтүенчә, ярымфиналга килгән кызлар өчен Казанда бай программа әзерләнгән. Аларның күбесе Татарстанның башкаласын беренче тапкыр күрә. Кызларны тарихи Ватаннары белән таныштыру өчен Казан буйлап экскурсия оештырылачак, аларны шәһри Болгарга алып барачаклар. 
Ярымфиналда кызларны милли ашлар, интеллектуаль һәм иҗади этаплар көтә. 

Финал исә быел 10 сентябрь көнне Оренбург шәһәрендә узачак. «Татар кызы» бәйгесенең сценарий авторы Резедә Зәйни әйтүенчә, быел бәйге-тамашада кызларның булачак әниләр икәнлегенә басым ясалачак. 

«Татар кызы» бәйгесендә 18–27 яшьлек кызлар катнаша ала. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар