“Татар кызы-2017”: Татарстан үзенең иң чибәр кызын билгеләде

Кичә “Татар кызы-2017” халыкара бәйгесендә Татарстанны тәкъдим итәчәк кызның исеме билгеле булды. Казан (Идел буе) федераль университетының икенче курс студенты Гөлназ Гатина Татарстанның зональ турларында җиңеп чыккан 11 татар кызы арасыннан сайлап алынды.
Халыкара “Татар кызы-2017” бәйгесенең Татарстан буенча финалында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында үтте.
Әлеге мәдәни чараны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты уздыра.
Финалда Апас, Теләче, Лаеш, Балык Бистәсе, Алабуга, Чистай, Зәй, Азнакай, Чаллы, Сарман, Чирмешән районнарыннан милли киемле, чиста татар телле татар кызлары иҗади бәйгедә һәм зирәклек ягыннан көч сынашты. Кызлар барысы да милли бизәкле күлмәкләрдән һәм нигездә калфактан иде.
Бәйгене тамаша кылырга Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, Чиләбе өлкәсендә “Татар кызы” конкурсын гамәлгә куючы Лена Колесникова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров килгән иде.
Кызларның гүзәллеген һәм сәләтләрен Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең кафедра мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде. Жюри әгъзалары - Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова; Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәшит Фәтхуллин; Татарстан Республикасының халык артисты, «KAZAN» бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова; «Зө-Ләй-Лә» триосы җырчысы Ләйсән Закирова, К.Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин. Соңгы икесе соңгы мизгелдә гастрольгә китеп барган ике артистны - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша һәм Татарстан Республикасының халык артисты Фердинанд Сәлаховны алыштырган.
Бәйгене Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Алмаз Гәрәев һәм К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисткасы Резеда Сәләхова алып барды. Тамашада Чулпан Закирова җитәкчелегендәге «KAZAN» бию ансамбле, “Казан егетләре” төркеме, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Асыльяр чыгыш ясады.
Финал ярышлары өч бәйгене үз эченә алды. Беренче өлештә кызлар, нигездә, үзләре иҗат иткән шигырьләр һәм видеопрезентация белән үзләре әзерләгән “визитка” тәкъдим итте. Икенче бәйге иҗади иде. Кызлар бию, җыр яки нәфис сүз өлкәсендә үз талантларын күрсәтте.
Өченче өлеш театральләштерелеп тәкъдим ителде. Биредә Шаһзадә үзенә кәләш сайлады һәм кызның зирәклеген билгеләү өчен аларга Татарстан һәм татар тарихына кагылышлы сораулар бирде. Шаһзадә ролен артист һәм журналист Идел Кыямов башкарды.
Кызлар үзләренә эләккән сорауга төгәл һәм тиз җавап бирделәр. Аларның, әйтик, Хәйрияче һәйкәленең куелу вакытын көненә кадәр төгәл белүләре әзерлек белән аңлатылды.
Татарстан буенча финалда катнашкан кызларны мәртәбәле жюри “Иң камил кыз”, “Иң зирәк кыз”, “Иң сөйкемле кыз”, “Иң нәзәкатьле кыз”, “Иң гүзәл кыз”, “Иң илһамлы кыз”, “Иң серле кыз”, “Иң нурлы йөзле кыз”, “Иң сәләтле кыз”, “Иң җитез кыз”, “Иң тырыш кыз” номинацияләрендә бүләкләде. Кызларга көмеш бизәнү әйберләре тапшырылды. Кызларның берсе дә дипломсыз һәм бүләксез калмады.
Татарстан данын Уфада яклаячак җиңүчене Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ренат Закиров игълан итте. Гөлназ Гатинага танылган дизейнер Луиза Фәсхетдинованың дизайнер калфагы тапшырылды.
Шунысы да игътибарга лаек, Халыкара “Татар кызы-2017” бәйгесенең Татарстан финалы җиңүчесе Гөлназ Гатина Татарстан студентлары арасындагы иң милли бәйгеләрнең берсе булган, соңгы елларда вузара статусын алган “Яз гүзәле” матурлык һәм талант конкурсында вице-мисс булган иде. Ә конкурсны тамаша кылган Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Гөлназга махсус бүләк тапшырган иде.
Искәртеп үтәбез, Гөлназ – Казан (Идел буе) федераль университетының икенче курс студенты, булачак финансист. Кечкенәдән үк сәхнәдә булган, төрле бәйгеләрдә җиңгән, “Сәләт”кә йөргән, татар теле олимпиадаларында катнашкан кыз. Тумышы белән Чирмешән районының Кармыш авылыннан.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/21/148673/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.