Логотип
Яңалыклар

Татар китабы йорты язучылар үстерәчәк



 Төзекләндерү эшләреннән соң Шәриф Камал музее яңадан Татар китабы  йорты буларак  ачылды.  «Ул иҗатчылар мәйданы булачак», – дип белдерде бүген узган матбугат очрашуында  музей директоры Луиза Янсуар. 

 Биредә китап, буклетлар чыгару, роликлар әзерләү, интеллектуаль  һәм уку-укыту  проектларын тормышка ашыру өчен шартлар тудырылган.  Бу җәһәттән төрле проектлар тормышка ашырыла. Шуларның берсе: «Минем беренче китабым». Әлеге проектка килгән яшьләр – мәктәп укучылары, студентлар – китап чыгарырга өйрәнәчәк. Тәгаенләп әйтсәк, редакцияләү, верстка, дизайн  серләренә төшенәчәк. Билгеле, язу-сызу сәләтен дә үстерәчәкләр.  Проект ахырында  нәшриятлар өчен кызыклы авторлар өлгереп җитәргә тиеш. Шулай ук проект кысаларында яңа авторның имиджын булдыру, аны җәмгыятькә таныту механизмнары да эшләнә. 

 Татар китабы йортында нишләргә мөмкин? 

- Шәриф Камалның  мемориаль фатирын карау, экспозицияләр белән танышу; 

- Татар китапларын сатып алу; 

- Интеллектуаль уен, квест һәм остаханәләрдә катнашу; 

- Үзеңнең беренче  китабыңны язу һәм бастырып чыгару; 

- Открытка, календарь, буклетлар бастыру; 

- Татар китабы  йортының  резиденты булу һәм иҗади тандемнарга берләшү; 

- Рун язуын (һәм башка язу төрләренә)  язарга өйрәнү; 

- Кичен документаль кинолар карау.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар