Логотип
Яңалыклар

Татар китабы йортында «Беренче чәршәмбе» проекты старт ала

Казан, 6 май — Татар китабы йортында «Первая среда» / «Беренче чәршәмбе» дип аталган яңа проект гамәлгә куелды. Ул һәр айның беренче чәршәмбесендә кечкенә фестиваль рәвешендә узачак.

Проект күңел ачу һәм белем бирү форматларын берләштерә һәм музей мәйданында төрле темаларны өйрәнергә, күргәзмәләр һәм экспозиция белән яңача танышырга мөмкинлек бирә. Бу мини-фестиваль татар теле, әдәбияты, мәдәният һәм сәнгать турында заманча ирекле форматта фикер алышу урыны буларак та күзаллана. 

Беренче очрашуның темасы – «Татар әдәбиятында хатын-кыз тавышы». Очрашу татар язучысы һәм тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың 125 еллыгын искә алып үткәрелә.

Чара программасында лекция, квиз, ачык әңгәмә, шигырь уку һәм җанлы музыка концерты каралган.

Программа:
17:20–18:00
Лекция
Айдар Шәйхин
«Өч Зәйнәп: XX гасырның һуманитарий хатын-кызлары»

18:00–18:30
Квиз «IQ-бикә»

18:30–19:30
Ачык әңгәмә
«Татар хатыны ниләр күрми (XXI)»
Спикерлар: Ләйлә Лерон, Регина Гаязова, Илзирә Хәйбуллина, Зөләйха Камалова

19:30–20:00
Салмак шигырь уку

20:00–21:00
Elina
Җанлы музыка концерты

Чара 6 май көнне 16:00–21:00 сәгатьләрдә Татар китабы йортында (Островский ур., 15) узачак.

Керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар