Татарстанда төшерелгән «Гашыйклар тавы» фильмы Иранда уза торган 43 нче Халыкара «Фаҗр» кинофестиваленең конкурс программасына кергән.
Фестиваль 26 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Шираз шәһәрендә узачак. Аның бу шәһәрдә узуы юкка түгел, чөнки Шираз борын-борыннан фарсы әдәбияты һәм шигъриятенең бишеге санала.
Хәтерләсәгез, «Гашыйклар тавы» 2023 елда төшерелде. Съемкалар Әтнә районында узды. Фильмның режиссеры – Салават Юзеев. Сценарие шагыйрь Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» дип аталган повесть-поэмасына нигезләнеп язылган. Ул язмышларын сугыш аерган ике гашыйк һәм шушы чорның кешеләре турында. Төп рольләрдә – Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин һәм театраль студия артисты Эльза Кәримова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк