Логотип
Яңалыклар

ТАССРның 100 еллыгына әзерлек башлана

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика дәүләтчелеге тарихында мөһим вакыйганы зурлап билгеләргә чакырды.

Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) оешканга 100 ел тулуга әле тагын 5 ел булса да, Татарстан хакимиятләре хәзердән үк бу юбилейга ззерлекне башлады. Бу хакта парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин 14 гыйнвар көнне "Татарстан - яңа гасыр" хәрәкәтенең сәяси шурасы утырышында 2016 елның иң зур чараларын атап үткәндә хәбәр итте. 

Бу юбилейны ул Татарстанның үткән юлын, икътисади, сәяси якларын, дәүләтчелеген анализлау өчен дә уңай форсат итеп кабул итәргә тәкъдим итте.

"Бу чаралар аша безгә кадәр эшләгән кешеләрне искә алырга, хәзерге муллыкка нигез салган, Чаллы, Түбән Кама кебек яңа шәһәрләрне төзегән кешеләргә хәзерге хакимият исеменнән рәхмәтләр белдерергә тиешбез", диде Фәрит Мөхәммәтшин. 

11 гыйнвар көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына әзерләнү һәм бәйрәм итүне оештыручы комитет булдыру турында карар имзалады. Анда президент, хөкүмәт, Дәүләт шурасы рәисе, аның урынбасарлары, кайбер министрлар, Татарстанның Русия төбәкләрендәге вәкаләтле вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе, Конституция мәхкәмәсе рәисе, ветераннар шурасы башлыгы һәм башка җаваплы кешеләр керә. 

Әлеге комитет ике ай эчендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар исемлеген, аларны финанслау планын төзеп, расларга һәм эзерлекне башларга тиеш диелә президент карарында.

Татар Автономияле Совет Социалистик республикасының оешу көне дип 1920 елның 25 июне санала.

сылтама: http://www.azatliq.org


 
Anal porno filmleri cinsel merakınızı doyurur ve ayrıca sizi daha güçlü bir şekilde heyecanlandırır. Yalnız görmek için idealdir ama aynı zamanda bir çift olarak izlemek için idealdir, çünkü her zaman yeni fikirler edinebilir veya biraz uyum sağlayabilirsiniz. Pornoroid sitemize gelerek daha fazla anal porno izlemelisiniz.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар