14 октбярьгә кадәр цифрлы телевидениегә күчеп өлгермәгән булсагыз, кара экранга карап утырырга туры киләчәк. Аналоглы телевидениене туктатканнан соң, федераль каналлар бер атна дәвамында цифрлы телевидениегә күчү турында хәбәр итүче махсус ролик күрсәтәчәк.
14 октябрьгә – Россия тулысынча цифрлы телевиденигә күчәр көнгә кадәр нибары 4 көн калды. Аннары нәрсә булачак, дигән сорау борчыйдыр күпләрне. 14 октбярьгә кадәр цифрлы телевидениегә күчеп өлгермәгән булсагыз, кара экранга карап утырырга туры киләчәк. Аналоглы телевидениене туктатканнан соң, федераль каналлар бер атна дәвамында цифрлы телевидениегә күчү турында хәбәр итүче махсус ролик күрсәтәчәк.
Ә үзебезнең «Татарстан Яңа Гасыр», «Татарстан 24», «Эфир» һәм цифрлы мультиплекска кермәүче башка төбәк каналлары аналогта күрсәтүләрен дәвам итәчәк. Әлеге каналларны цифрлы приставка белән карап булмый. Аларны карар өчен приставканы алып-куеп йөрергә теләмәсәгез, «переходник» сатып алырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: цифрлы приставка иске модель телевизорлар өчен генә кирәк. Яңа модельләр DVB-2 стандартын приставкасыз да тота ала. Телевизорыгызның параметрларын РТРС СМОТРИЦИФРУ.РФ сайтыннан тикшерергә мөмкин.
Антеннаны тикшерү дә мөһим. Цифрлы сигналларны кабул итү өчен дециметрлы яки бөтен төр дулкыннарны кабул итә торган (всеволновая) антенна кирәк. Сигналларны көчәйтер өчен антеннага көчәйткеч тә куярга мөмкин.
Сорауларыгыз булса, 8-800-222-8-716 телефонына шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк