Логотип
Яңалыклар

«Сәйяр» җиңүчеләре

28 ноябрь көнне балалар һәм яшүсмерләр театрлары катнашында узган «Сәйяр» фестиваленең соңгы этабы – бүләкләү тантанасы булды. Ул Казан шәһәренең 179 нчы мәктәбендә үтте.

28 ноябрь көнне балалар һәм яшүсмерләр театрлары катнашында узган «Сәйяр» фестиваленең соңгы этабы – бүләкләү тантанасы булды. Ул Казан шәһәренең 179 нчы мәктәбендә үтте.

Мәктәпләр арасында Гран Прига Казан шәһәренең «16 нчы татар-инглиз гимназиясе» лаек булды.

1 урын Азнакай районының «7 нче урта гомумбелем мәктәбе»нә, Минзәлә районының «Минзәлә гимназиясе»нә һәм Актаныш муниципаль районының «Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче урта гомуми белем мәктәбе»нә бирелде.

2 урында – Казан шәһәренең «161 нче рус-татар урта гомуми белем мәктәбе, Арча районының «Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе» һәм Балтач районының «Балтач урта гомуми белем мәктәбе».

3 урында Лаеш районы «Усад прогимназиясе, Кукмара районы Зур Сәрдек авылының «К.Ф. Шакиров исемендәге гимназия», Балык Бистәсе районының «Биектау урта гомуми белем мәктәбе».

Балалар бакчасы арасында Гран При Кукмара муниципаль районы «Балаларны hәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча 7 нче «Кыңгырау» балалар бакчасы»на тапшырылды.

1 урынга Теләче муниципаль районы «Алан балалар бакчасы» лаек дип табылды.

2 урында – Әлмәт муниципаль районы «Баланың сәләтен үстерү үзәге 36 нчы номерлы «Сихри сарай» балалар бакчасы».

3 урын Саба муниципаль районы «Саба 5 нче «Бәләкәч» балалар бакчасы»на бирелде.

Фестивальне оештыручылар – Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналлары. Фестивальдә катнашучылар – 3 яшьтән 17 яшькәчә булган балалар һәм яшүсмерләр коллективлары. Жюри әгъзалары барлыгы 141 гариза караган. Конкурс үзе ике этапта узган.

 

Теги: «Сәйяр» фестивале

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар