Сургутта «Өлкәннәр көне»

Сургут шәһәрендә «Ак кафак» татар хатын-кызлар берлеге, татар милли мәдәни мохтарияты белән берлектә «Өлкәннәр көнен» билгеләп үтте. Санлы гына калган тыл ветераннарын, шәһәребез үсешенә үз көчләрен түккән, бүгенгесе көндә лаеклы ялда гомер итүче өлкәннәребезне бик күркәм бинага кунакка җыйды. «Ак калфак» татар хатын-кызлар берлеге рәисе Нурия Әхәт кызы Җиһаншина һәрвакыттагыча барыннан да алдан уйлап, алдан планлаштырып, Сургутның уңган кызлары Гөлсинә Вәлиева, Дания Әфләтунова һәм үзем белән алдан ук киңәшләшеп, бердәмлектә бик матур кичә оештырды.
Аллага шөкер, хәзергесе заманда бары да бар, мул тормышта барлык белән яшибез. Вакытында бу бәхет безнең әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга эләкмәгән. Алар бүгенгесе көндә чәчәк аткан Сургут шәһәрен сазлык уртасында ниндидер бер соры хатирә итеп искә алалар. Аларга сүз кушып, элеккеге Сургут шәһәре турында сөйләгез әле дисәң, башта тын калып, ике-өч минут эчендә үткәнен искә төшерә, ә аннан күзләре дымланып: «И балам, без күргәнне сезгә күрергә язмасын, – диләр. Аңлашыла инде, сазлык, мошкара, – 50 градустан да артык суык, кибетләрдәге талон системасы, юлсызлык, туган якка кайтам дигән вакытта да билет алырга учак ягып, чиратлап вокзал, аэропорт ишек төпләрен саклау... Сөйли башласаң – сөйләп, яза башласаң язып бетерә торган гына түгел». Күңел кыллары нечкә. Чынлап та, алар зур хөрмәткә, җылы игътибарга, ихтирамга лаеклы буын. Аларга бүген аралашу гына җитми кебек. Ә бу – өлкән буын өчен иң мөһиме. Менә шундый матур кичәләрдә җыелып, аларны бер-берсе белән очраштырып, ешрак хәлләрен белеп торсак, алар үзләренең үткән гомер юлы бушка үтмәгәненә ихлас күңелдән сөенеп, үзләренең кирәк булуларын тоеп, хәер-фатихаларын биреп яшәрләр.
Кичә чынлап бик тыныч, бик күңелле үтте. Өлкән буын кешеләре белән ХМАО-Югра татарлары мохтарияте рәисе, ХМАО-Югра мөселманнарының Диния нәзарәте баш мөфтие Таһир Габделхак улы Саматовның, Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ульбеков Рафаиль А., ХМАО-Югра Думасы депутаты Айсин Ринат Р. котлаулары, һәрберсе белән аерым кул бирешеп, кочаклашып күрешүләре, "Сандугач" җыр-бию ансамбленең җитәкчесе Нурия Җиһаншинаның әлеге бәйрәм өчен махсус әзерләгән концерт программасы, татар моңнарын яңгыратучы үзебезнең егет-кызларыбыз чыгышлары бирегә килгән һәр кеше күңеленә хуш килгәндер диясе килә. Монда яңгыраган һәр изге теләк тормышка ашсын, өлкәннәребез исән-сау булсын, тагын бик күп еллар шушылай бергәләшеп җыелып утырырга язсын. Бер күрешү үзе бер гомер шул! Бер-беребезнең кадерен белеп, өлкәннәргә бер көндә, бер айда гына түгел, гомер буена игътибар биреп яшәргә язсын. Безнең гамәлләрне күреп үскән яшь буын күңелендә өлкәннәргә карата ихтирам хисе тәрбияләнсен. Гомер кыска, еллар үз йомгагын бик тиз сүтә, әйләнеп карарга да өлгермәбез, үзебез дә шушы апа-абыйлар яшенә килеп җиткәнне сизми дә калырбыз. Ә күңел ул вакытта балалардан, әйләнә-тирәдәге кешеләрдән һәрвакыт җылы көтәр!
Гөлчәчәк Фәтхулова.
Сургут шәһәре.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.