Логотип
Яңалыклар

Соңгы көнгә калдырмагыз!

​​​​​​​Федераль каналлар 14 октябрьдән аналогта күрсәтүне туктата. Бу исә антеннаны телевизорга тоташтырып кына, яраткан каналларыгызны карау мөмкинлеге бетә дигән сүз.

Федераль каналлар 14 октябрьдән аналогта күрсәтүне туктата. Бу исә антеннаны телевизорга тоташтырып кына, яраткан каналларыгызны карау мөмкинлеге бетә дигән сүз. Әгәр дә сезнең телевизорыгыз элегрәк чорларда алынган, телевизорны спутник тәлинкәсе яки кабель аша түгел, ә түбәдәге (яки бүлмәдәге) антенна белән карыйсыз икән, 14 октябрь көнне федераль каналлар күрсәткән тапшырулар урынына кара экран һәм андагы махсус ролик кына күренәчәк. Әлегә кадәр аналоглы телевидение караучылар (тапшыру караганда телевизор экранының почмагында «А» хәрефе тора) 14 октябрьгә кадәр цифрлы сигналларны кабул итәргә әзерләнеп торырга тиеш. Моның өчен, әйткәнебезчә, цифрлы приставка һәм бөтен дулкыннарны тота торган антенна сатып алырга кирәк. Бер искәрмә бар, 2013 елдан соң сатып алган телевизорларның барысы да диярлек DVB-2 стандартына туры килә, андый телевизорларга приставка алырга кирәкми.

 

Приставка һәм антеннаны үзегез көйли алмасагыз, борчылмагыз: Татарстанның шәһәр һәм авылларында махсус өйрәтелгән волонтерлар эшли. Алар өегезгә килеп, бушлай ярдәм итәчәкләр, приставканы телевизорга тоташтырып, антеннаны тиешенчә көйләп китәчәкләр. Моның өчен 8-800-220-20-02 телефонына шалтыратып, гариза калдырырга кирәк. Соңгы көнне көтмәскә киңәш итәбез, 14-18 октябрь көннәре бик тыгынга туры килергә мөмкин.

 

Приставка һәм антеннаның чекларын ташламагыз, аерым бер категория гражданнарга приставка өчен 1 меңгә, антенна өчен 1 меңгә кадәр компенсация каралган. Шулай ук цифрлы сигналлар килеп җитмәүче авылларда яшәүче аерым төр гражданнар өчен 7300 сум күләмендә субсидия бирелә.

Бу турыда тулырак: http:mtsz.tatarstan.ru сайтыннан укып белергә мөмкин.

 

 

Теги: цифровое телевидение

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар