Логотип
Яңалыклар

София Гобәйдуллина истәлегенә - хәйрия концерты

Мәскәүдә күренекле якташыбыз, дөньякүләм танылган мәшһүр композитор София Әсгать кызы Гобәйдуллинаның тууына 95 ел туу уңаеннан хәйрия концерты узды.

София Гобәйдуллина 1931 елның 24 октябрендә Татарстанның Чистай шәһәрендә туа. Аның балачак һәм яшьлек еллары Казанда уза. Ул Казан музыка училищесын һәм Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Аның атасы ягыннан бабалары танылган дин әһелләре һәм мәгърифәтчеләр - Баулы районы Бәйрәкә авылындагы данлыклы «Гобәйдия» мәдрәсәсенә нигез салучылар була. 

Бөтендөнья музыка сәнгатендә тирән эз калдырган композитор быел - 2026 елның февралендә Германиядә 93 яшендә вафат булды. 

Аның якты истәлегенә багышланган бу концерт Мәскәү Финанс университетының Зур залында узды. Концертны Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге оештырды.

Кичәне ачып җибәргәндә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Кәлимулла улы Әхмәтшин:

- Без моңарчы дирижер Фуат Мансуров истәлегенә багышлап шушындый ук концертлар уздырган идек инде. Һәм алар һәрвакыт хәйрия концертлары булдылар. Безнең проектларны хуплап каршылаган һәм билет сатып алган, хәйрия взнослары керткән - авыр хәлдәге балаларга мөмкин булганча ярдәм иткән һәркемгә – килгән тамашачыларга, хәйриячеләргә, концертны оештыручыларга рәхмәтлемен, - диде.

Кичә дәвамында тамашачылар алдында София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге оркестрына кушылып, Татарстанның халык, Башкорстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Татарстанның халык аритсты Эльмира Кәлимуллина,Татарстанның атказанган артисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Зур театр солисты Альбина Латыйповалар җырлады. Концерт танылган опера җырчысы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Альбина Шаһиморатованың чыгышы белән тәмамланды. 

Кичәне Татарстанның атказанган артисты Альберт Җәлилов алып барды – ул тамашачыларны күренекле композиторның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. 

Оештыручылар әйтүе буенча, хәйрия концертыннан 3 772 700 сум акча кергән. Ул Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына тапшырылачак. 

Мәгълүмат өчен: София Гобәйдуллина - «Сөембикә» журналының иң зур бүләге – көмеш беләзек ияләренең берсе. Бу бүләк аңа иң беренчеләрдән булып тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар