Ә син тавыш бирдеңме әле?

Мәгълүм булганча, Россия Банкы 200 һәм 2000 сумлык яңа акчаларда сурәтләнәчәк символларны сайлау буенча конкурс игълан иткән иде. Әлеге бәйгедә Казанның истәлекле урыннары да катнаша. Татарстан башкаласының өч символы 5 меңнән артык тавыш җыйган инде.

Моңа кадәр 5 меңнән артык тавыш җыйган Казан Кремленә туристлар яратып өлгергән урыннар – Кол Шәриф мәчете белән Казан федераль университеты да кушылды.

Хәзерге вакытта бәйгене уздыру өчен махсус булдырылган твоя-россия.рф сайтында тавыш бирүнең беренче этабы бара. 5 мең тавыш җыйган Россия калаларының истәлекле урыннары автомат рәвештә икенче  этапка уза.

Денис Калинкин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе:

- Россия акчаларында Казанның сурәтләнүе – шәһәребез өчен зур горурлык. Казанның моңа тулы хакы бар. Шуңа да мин бу эштә барлык татарстанлыларның активлык күрсәтеп, тавыш бирүләрен сорыйм. Бәйге берничә этапта уздырылганлыктан, аны һәрдаим күзәтеп барырга кирәк. Бу омтылышны барлык татарстанлылар күтәреп алыр, дип ышанам.

Россия күләмендә үткәрелә торган бәйгедә яңа акчаларда урын алу өчен 3700 символ тәкъдим ителгән. Ләкин аларның 18е генә, 5 мең тавыш җыеп, минималь баскычны үтә алган. 28 июнь – 4 июль аралыгында яңа акчаларда сурәтләнәчәк истәлекле урыннар өчен 426 мең кеше тавыш биргән. Аланың 63 меңе – SMS-хәбәр ярдәмендә, 386 меңе - социаль челтәрләр аша тавыш бирүчеләр. Тавыш бирүдә Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Краснодар крае, Свердловск өлкәсе халкы аеруча актив.

Илдар Шакиров, Казан шәһәре Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты рәисе:

 - Татарстан Республикасы бәйгедә актив катнашучылар унлыгына керсә дә, тавыш бирүчеләрнең гомуми саны белән чагыштырганда, татарстанлыларның 2,7 процент кына тәшкил итүе җитәрлек дәрәҗәдә түгел.
 
Бәйгедә тавыш бирүнең икенче этабы 1-30 август көннәрендә узачак. Бу вакытта бөтен ил буенча оештырылачак сораштыруда 10 иң популяр вариант билгеле булырга тиеш. 3 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк конкурсның өченче этабында твоя-россия.рф сайтында тавыш бирү барачак. Нәтиҗәләр 7 октябрьдә билгеле булачак.

Бәйгедә Россиянең ике шәһәре һәм алардагы дүрт символ җиңүче дип табылачак. 200 һәм 2000 сумлык купюралар исә 2017 елда әйләнешкә керәчәк.

http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    5370
    0
    54
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4965
    1
    49
  • Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...
    2788
    0
    34
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3792
    1
    31
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6311
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек