«Шәһәр-арт-әзерлек»: проектны мәхәббәт темасы берләштерә

2-11 июнь көннәрендә Казанда “Шәһәр-арт-әзерлек” (“Город-арт-подготовка”) яшьләр театры лабораториясе узачак. Россия театр эшлеклесе Олег Лоевский җитәкчелегендәге проектта Италия, Швецария, Санкт-Петербург, Мәскәү, Елец, Казан шәһәрләреннән режиссерлар катнаша.
Өченче тапкыр оештырыла торган “Город-арт-подготовка” лабораториясенең максаты: театрның сәхнә арты, сәхнә, иҗат турында мәгълүмат бирү, театр һәр урында, төрле кешеләр белән, монда һәм хәзер була алуын күрсәтү. Чарада Казан театр училищесы студентлары, Г.Камал исемендәге театр, Казанның Яшь тамашачы театры артистлары катнаша. Театраль булмаган мәйданчыкларда куелган спектакльләрнең эскизлары лабораториянең нәтиҗәсе булачак. Һәрбер спектакльнең алдагы язмышын тамашачылар хәл итә, ди проект авторлары.

“Живой город” заманча сәнгатькә ярдәм итү фонды директоры Инна Яркова белдергәнчә,“Шәһәр-арт-әзерлек” яшьләр театры лабораториясе барышында Иван Вырыпаевның әсәре буенча эскиз спектакле татар телендә тәкъдим ителәчәк. Режиссеры – Италиядән килгән Алессандра Джунтини. Шулай ук балалар аудиториясе өчен «Тан батыр или никогда не сдавайся» әкияте буенча эскиз әзерләнәчәк (режиссеры – Радион Букаев). 5-11 июньдә Г.Камал театры, Яшь тамашачы театры биналарында, “Угол” иҗат берләшмәсе, Лядской бакчаларында лаборатория 10 тамаша күрсәтергә әзерләнә. Спектакльләрнең театраль эскизларын карарга теләгән һәр кеше килә ала. Керү бушлай, моның өчен бары тик алдан http://zhivoy_ gorod@mail.ru теркәлергә кирәк.

– Быелгы чара мәхәббәт темасын берләштерә. Материал сыйфатында теге яки бу драматургның әсәрләре генә түгел, ә архив материаллары да файдаланыла. Узган ел Россия белән Швейцариядән генә вәкилләр катнашса, быел Италиядән дә киләчәкләр. Казан режиссеры Регина Саттарова да үз хезмәтен күрсәтергә җыена, – ди оештыручыларның берсе Диана Сәфәрова.

Лаборатория ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә “Живой город” заманча сәнгатькә ярдәм итү Фонды тарафыннан уздырыла.

чыганак

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    5146
    0
    52
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4881
    1
    49
  • Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан  зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый,  җәхәт кенә узып китү ягын карый...
    2633
    0
    32
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3740
    1
    31
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6286
    2
    29
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек