Логотип
Яңалыклар

Сезнең ишегалдына фонтан кирәкме, юкмы – үзегез хәл итәсез

Бүген сайлау участогында сайлаучыларга тәкъдим ителгән «Безнең ишегалды» дигән анкеталарга ике атна эчендә анализ ясалачак

Бүген сайлау участогында сайлаучыларга тәкъдим ителгән  «Безнең ишегалды» дигән анкеталарга ике атна эчендә анализ ясалачак. Һәм шулар буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк. Бу хакта бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында эшләүче бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей ФРОЛОВ хәбәр итте. 

– Дәүләт программасы нигезендә, Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә 2800 ишегалды ремонтланды инде, – диде ул. – Өч ел эчендә барлык ишегаллары да тәртипкә салынырга тиеш. 

Бүген бу анкета 18 торак пунктта таратылды. Иң актуаль сораулар, һәрвакыттагыча, түбәндәгеләр: подъездларга керү юлларын, ишегалдындагы юлларны ремонтлау, парковка мәсьәләсен хәл итү, яктыртуны көйләү (соңгысы бигрәк тә көзен актуальләшә). 

«Идеаль ишегаллары бездә бармы, андый мисаллар китерә аласызмы?» – дигән сорауга ул:

– Билгеле, бар, – дип җавап бирде. – «Весна», «Салават күпере» кебек яңа микрорайоннарда урнашкан кайбер ишегаллары турында шулай әйтеп була. 

Журналистларның:

– Ә халык ишегалдында фонтан төзүне сораса? – дигән соравына  министр урынбасары:

– Андый ишегаллары Казанда бар инде, – диде. – Мәскәү районында, мәсәлән, аннан Идел буе районында. Әгәр тирә-күрше йортларда яшәүче халык җыелып: «Безгә фонтан кирәк», – дип хәл итә һәм бу фонтанны тоту чыгымнарын үз өсләренә алырга әзер икән – фонтан эшләячәк. 

«Безнең ишегалды» анкетасы бүген үк кайбер йортларны берләштерде инде: интернетта Киров районындагы бер йортта яшәүчеләрнең башта ишегалларына чыгып, бергә чәй эчүләре, аннары бергәләп сайлауга китүләре турында видео пәйда булды.  
 

Теги: Выборы-2019 Сайлаулар–2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар