Логотип
Яңалыклар

Сезне бу ялларда «Әдәби фест» фестивалендә көтәләр

9-11 октябрь көннәрендә Казанда «Әдәби фест» фестивале узачак.

 

Ул татар әдәбиятына багышланачак. Чараның төп оештыручысы – Татарстан Язучылар берлеге, ә төп партнеры – Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

«Әдәби фест» фестиваленең авторы һәм сәнгать җитәкчесе Ильяс Фәрхуллин булачак чара турында менә ниләр сөйләде:

– Фестиваль беренче тапкыр үтә. Бу көннәрендә әдәби маркет эшләячәк. Анда төрле басмалар, китаплар, открыткалар, милли киемнәр тәкъдим ителәчәк. Балалар мәйданчыгы оештырыла: кечкенә балалары белән килүчеләр, сабыйларын шунда калдырып – алар даими күзәтү астында булачак – лекцияләрдә, фикре алышуларда катнаша алачак.

Фестиваль көннәрендә тамашачыга Хәсән Туфан һәм Фатих Әмирханга багышланган ике документаль фильм тәкъдим ителәчәк. «Тукай эзләреннән» дигән 7 өзектән торган иммерсив спектакль күрсәтеләчәк. Өзекләр кыска-кыска – аларны берничә көнгә бүлеп карап булачак. Китап алмашу – буккроссинг эшләячәк: һәркем үзенең укыган китабын алып килеп калдыра һәм күңеленә ошаган китапны алып китә алачак. Берничә күргәзмә эшләячәк, лекторийлар эшендә катнашырга мөмкин булачак.

Беренче көн «Багышлау» дип аталган әдәби-музыкаль кичә белән тәмамланачак, ул поэзияне, прозаны һәм музыканы берләштерәчәк. Кичә дәвамында шагыйрьләр чыгыш ясаячак, шигырьләр укылачак һәм тере музыка яңгыраячак.

«Әдәби фест» фестиваленең авторы һәм сәнгать җитәкчесе Ильяс Фәрхуллин

Фестиваль 11 октябрь көнне гала-концер – «Кабатланачакмы бу кичә?» дигән әдәби музыкаль кичә белән төгәлләнәчәк.

Татарстан композиторлар берлеге рәисе, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының баш дирижеры Ильяс Камал әйтүенчә, бу аларның Татарстан язучылар берлеге белән беренче генә уртак проектлары түгел. «Фестиваль шуның белән әһәмиятле – биредә бүгенге көндә иҗат иткән композиторлар әсәрләре бүгенге көндә иҗат иткән шагыйрьләрнең шигырьләре белән очраша», – диде ул.

Режиссер Рәдиф Кашапов фестиваль кысаларында тамашачыларга беренче тапкыр «Фатих Әмирхан. Туктаусыз хәрәкәт» документаль фильмын тәкъдим итәчәк. «Күренекле язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулу уңаеннан әзерләнгән бу фильм 41 минут бара, мин аны дәрес форматына кысарга тырыштым – ул яшьләргә шулай кызыграк булыр», – диде Рәдиф Кашапов. Фильм әдипнең иҗатына һәм тормыш юлына багышланган.

«Әдәби фест»ның төп максаты – татар әдәбиятын, мәдәниятен һәм сәнгатен киң катламга таныту, яшьләрне татар әдәбияты белән таныштыру, кызыксындыру.

Фестиваль Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар