«Сез – иң затлы журнал...»

«Сөембикә» журналы Әгерҗе районының иң ерак авылларының берсендә – Исәнбайда булып, авыл халкы белән очрашып кайтты.
«Сезнең килү – безнең авыл тарихы өчен зур вакыйга», – диделәр алар. Хәер, редакция хезмәткәрләре белән очрашуга тирә-күрше авыллардан – Киңкетаңнан, Кадыбаштан, Әгерҗенең үзеннән дә килгәннәр иде. Ижау шәһәрендә чыгучы «Яңарыш» газетасы журналистлары да бу очрашуга махсус кайтканнар булып чыкты.

Очрашу башланыр алдыннан Мәдәният йорты фойесында «Сөембикә» журналы редакциясе оештырган кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе дә эшләде. Килүчеләр Альмира Борханова теккән яулыкларны, затлы җилетларны, Наталья Саярова иҗат иткән шамаилләрне, бизәнү әйберләре, милли бизәкле савыт-саба сатып ала алдылар. Татарстан китап нәшрияты авыл халкына үзендә басылган китапларны тәкъдим итте.

 Очрашу гаҗәеп җылы һәм ихлас узды. Ул «Өмет» һәм «Ләйсән» ансамбльләренең чыгышлары белән үрелеп барды. Журнал турында фикерләр шактый күп булды, тәкъдимнәр дә байтак яңгырады. «Затлы булганыгыз, гореф-гадәтләрне саклаганыгыз, язмаларыгызның камиллеге, теле өчен үз итәбез сезне» – бу сүзләрне чыгыш ясаучыларның күбесе кабатлады. «Авыл халкы укудан туктаганы юк, мин яздырып алган «Сөембикә»не тирә-күршеләрем, туган-тумачаларым, таныш-белешләрем дә укый. Ул миңа шактый таушалып кире кайта», – диючеләр дә булды.

«Әгерҗе хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире Рәмзия ханым Зарипова: «Берәр бәйрәм җитсә, бүләк эзләп баш вата идем. Кибет киштәләре тулы булса да ни алырга белми аптырыйсың. Хәзер мин якыннарыма «Сөембикә» журналына подписка бүләк итәм. Алты ай буе килеп, куандырып тора ул аларны. Ияләштеләр инде: «Бәйрәмгә «Сөембикә» буладыр бит?» – дип сорап кына торалар», – дип сөйләде.

Әгерҗе Казаннан шактый ерак, әмма «Сөембикә» журналы тарихында аның үз эзе бар. Озак еллар редакциядә эшләгән каләмле, исемле журналистлар – Роза Камалетдинова (Мулланурова), Филисә Хәкимова, Нурсөя Шәйдуллина, Зәлидә Әкбәрова, Лариса Маликова  һәммәсе дә Әгерҗе төбәгеннән. Аларның һәрберсе – якташларының горурлыгы.
 
 
 
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6633
    1
    50
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4341
    0
    33
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3122
    1
    17
  • Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
    2944
    0
    16
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 март 2023 - 09:43
    Без имени
    Хэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсез
    Оныгым минеке түгел...
  • 21 март 2023 - 10:40
    Без имени
    Маена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 21 март 2023 - 13:25
    Без имени
    Тормышчан әсәр.Оста итеп язылган.
    Сынау
  • 21 март 2023 - 18:47
    Без имени
    Узегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.
    Оныгым минеке түгел...
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату