Логотип
Яңалыклар

«Сөембикә» журналының сәяси активлыгы Татарстан Хөкүмәте тарафыннан югары бәягә лаек булды.

30 сентябрьдә узган Республика басмаларының баш мөхәррирләре белән очрашуда  Ләйсән Рафыйк кызы Юнысовага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты тапшырылды.
«Сез җитәкләгән «Сөембикә» журналы телебез сафлыгын, әдәби һәм мәдәни мирасыбызны, гадәт-йолаларыбызны саклауга, югары казанышлары булган милләттәшләребезне халык арасында танытуга зур өлеш кертә. Татарстан парламентаризмы үсеше темасы да басмада даими яктыртыла. Киләчәктә дә эшегездә уңышлар, сәламәтлек, озын гомер телим”, – диелгән Рәхмәт хатында.

Очрашу барышында Парламент җитәкчесе республика журналистларының 2015 ел сайлау алды кампаниясендәге эшчәнлеге өчен рәхмәтен белдерде, социаль мәсьәләләрне, икътисад, сәясәт, партия корылышы, закон чыгару өлкәләренә кагылышлыларны кузгатты. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов та катнашты. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар