Логотип
Яңалыклар

“Сөембикә” журналы 105 еллык юбилее уңаеннан рәсем күргәзмәсе оештыра

“Сөембикә” журналы редакциясе, басманың 105 еллык юбилее уңаеннан, Татарстан халыклар дуслыгы йортында рәсем күргәзмәсе ача. Бу хакта “Татар-информ”га “Сөембикә” журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сафиуллина хәбәр итте.

* 23 ноябрь көнне 14 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йортында Уфа рәссамы Рушания Бәдретдинованың күргәзмәсе эшли башлый.

* Рушания Бәдретдинова Американың Нью-Йорк шәһәрендә узган күргәзмәдә "Үз өеңне эзләү" картинасы өчен алтын медальгә лаек була. “Рушания Бәдретдинова – Уфада танылган рәссам, аның эшләре Мәскәүдә дә тәкъдим ителгән. Мин аны интернет аша таптым. Эшләре күземә чалынды да танышып чыктым. Аннан соң журналистка хас интуиция белән аның турында укый башладым. Чыннан да, сиземләвем дөрес булган, рәссам буларак та кызыклы, хатын-кыз буларак язмышы да гыйбрәтле”, - диде Гөлнур Сафиуллина.

Рәссам - өч бала әнисе. Шулай ук иренең беренче никахтан туган баласын да Рушания ханым тәрбияли. Журналистлар билгеләп үткәнчә, аның язмышы сикәлтәләрсез узмаган, ул яман шеш авыруын кичергән кеше.

“Рушания Бәдретдинова авыру белән күзгә-күз очрашкач, тормышын да үзгәртә. Мәскәүдәге хәйрия күргәзмәсендә бер кичтә 600 мең сумлык картина сатып, бу акчаның барысын да хәйриячелеккә тапшырган. Моңа кадәр ул Казан укучысы, тамашачысы өчен ятрак иде. Без шул уңайдан аның күргәзмәсен оештырырга булдык”, - диде баш мөхәррир урынбасары.

Гөлнур Сафиуллина сүзләренчә, күргәзмәдә рәссамның берничә сериядән торган кырыклап эше тәкъдим ителәчәк. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/12/174975/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар