«Сөембикә» – Аксубайда

Кичә генә «Ак калфак» Бөтендөнья хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәес кызы Идрисова белән Аксубай якларын урап кайттык әле. Аксубайның ак калфаклы уңган кызлары тау кебек өелгән чәк-чәк белән каршы алды безне. Аксубайдагы «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Әлфия Рәшит кызы Нурхәмәтова (районның туган якны өйрәнү музее җитәкчесе дә ул) «Ак калфак»ның актив кызлары белән түгәрәк өстәл үткәрде. Без менә шушы чараның кунаклары буларак катнаштык. Бик җылы, ихлас сөйләшү булды ул. «Ай-яй, каян вакыт табалар да, ничек көчләре җитә? » – дип, гаҗәпләнеп тә, сокланып та утырдык кызларга. Ә эшләгән эшләре, чынлап та күп. «Ак калфак»ның актив ханымнарының берсе – «Буратино» балалар бакчасы мөдире Гөлшат Хәмзи кызы Гыйльметдинова балалар бакчасына йөрүче сабыйларга көндезге йокы вакытында бишек җырларын җырлауны керткән. (Аксубайда татарлар гына түгел, руслар, чуашлар да күп: «Бер көнне татарча җырласаң, икенче көнне чуашныкын, аннан русныкын җырларга кирәк», – дип киңәш бирде Кадрия Рәесовна). Татар теле дәресләрен дә балалар өчен кызыклы, рәхәт итеп уздыру чарасын тапкан алар. Бер генә әти-әнинең дә татар теле кирәкми дип килгәне булмаган моңарчы. Мәдинә Мирсәет кызы Зәйдуллина да кызыклы, киң фикерле шәхес. Эшмәкәр бу ханым мәктәптә укучы кыз балаларга гыйффәтлелек, инсафлылык, әдәплелек хакында кызыклы да, файдалы да лекцияләр укуны башлап җибәргән. Аксубай китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәимә Гариф кызы Гатина да – балаларыбыз борынгы гореф-гадәтләребезне белеп үссен, йолаларыбызның асыл мәгънәсен аңласын, язучыларыбызны белсен, әдәби әсәрләребезне укып үссен дип чын йөрәгеннән тырышып йөрүче фидакарь җанлы ханымнарыбызның берсе.
Аксубайда тагын бер күңелле чара көтеп торган икән әле безне – «Гаилә һәм мәктәп» журналы уздырган «Күркәм гаилә–2015» бәйгесен дә тамаша кылдык. Район мәдәният йортында узган бу бәйгедә Аксубайның иң матур, иң үрнәк дүрт гаиләсе ярышты. Дүртесе дә – укытучылар гаиләсе. Җиңүче дип танылган гаилә бәйгенең Казанда узачак финал турына чакыру алды. Чын күңелебездән уңыш телибез аларга!
Аксубай безне кичке тымызык җиле, кызыл шәфәкъ һәм искиткеч мөлаем, ягымлы кешеләре белән озатып калды.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Кабатланган язмыш Язмышлар да, кайгы да кабатлана икән. Бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән.
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
15 март 2023 - 13:47Без имениГөлнара,барлык язмаларыгыз,төпле фикерләрегез ,мәгънәле,эчтәлекле иҗатыгызга бик зур рәхмәт!Кайсы сферада эшләвегезгә карамастан җиренә җиткереп эшлисез,без Сезнең белән горурланабыз,эшегездә иҗади уңышлар гына юлдаш булсын!Без Аксубайлылар,ак төбәктән,без булдырабыз!!!«Ватаным Татарстан» аңлата
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.