Бүгенге сайлауларда катнашучылар арасында мөмкинлекләре чикләнгән, ирегеннән мәхрүм ителүчеләр, махсус медицина ярдәменә мохтаҗ кешеләр дә бар
Бүген Татарстанда Дәүләт Советына сайлаулар уза. Республикада яшәүчеләр ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлый. Сайлаучылар арасында мөмкинлекләре чикләнгән, ирегеннән мәхрүм ителүчеләр һәм махсус медицина ярдәменә мохтаҗлар да бар. Алар өчен сайлау процессы ничек оештырылуы турында Бердәм мәгүлүмат үзәгендә ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская сөйләде. Тикшерү изоляторларындагыларның, хастаханәләрдә һәм махсус психиатрия клиникаларында дәваланучыларның тавыш бирүен әйтте.
– Бүген иртән мин үзем 1 нче һәм 2 нче тикшерү изоляторында булдым. Иртәнге сәгать 9га 1 нче тикшерү изоляторында 250 кешенең 68 проценты сайлаган иде, – диде ул.
Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ярдәм итәр өчен волонтерлар билгеләнгән. Күрмәүчеләр өчен дә сайлау кабиналарында һәртөрле мөмкинлекләр тудырылган.
Тавыш бирүдә сораулар килеп туган очракта, 567-81-69 телефоны буенча "кайнар линиягә" шалтыратырга мөмкин.
Бүген кайнар линия буенча шалтыратучыларның күпчелеге сайлау участокларының кайда урнашуы буенча сорау биргән һәм чит ил паспорты белән сайлауда катнашу мөмкинлеге турында белешергә теләүче булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк