Логотип
Яңалыклар

Исемлекнең башына яки ахырына эләгү өстәмә тавыш җыю мөмкинлеге бирә

Бердәм мәгълүмат үзәгендә узучы чираттагы матбугат конференциясе кунагы - КФУның конфликтология кафедрасы мөдире Большаков Андрей Георгиевич.

Бердәм мәгълүмат үзәгендә узучы чираттагы матбугат конференциясе кунагы - КФУның конфликтология кафедрасы мөдире Большаков Андрей Георгиевич. Ул үзләре уздырган социаль тикшеренүләрнең Татарстанга кагылышлы нәтиҗәләренә тукталды.

- Сайлауга килүчеләрнең саны, көтелгәнчә, югары булды. Россия буйлап 30-40% көткәндә, без Татарстанда 70% көтелүе турында әйттек. Берничә көн барган сайлауларга да ияләшеп барабыз.. Беренче көнне халык күп килде. Икенче көнне активлык кимеде, өченче көнгә тагын күтәрелде. Сайлау компаниясе белән бәйле чаралар да күп булды: алар да халыкны сайлау учачтокларына китерде. Бигрәк тә яшьләрне. Мин үзебезнең сайлау участогында бүген хәтта чират булуын күрдем. 

Читтән килгән экспертлар Татарстанда сайлауларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп узды. Уңай фикерләр бик күп. 

Социаль тикшеренүләр вакытында 9 мең кеше белән аралаштык. Аларның 65 % безнең сорауларга бик теләп җавап бирде. Димәк, ышаныч бар дигән сүз. Шул ук вакытта Россиядәге коллегалар башка саннар әйтә: анда халыкның 50% гына ачыктан-ачык җавап бирә.   

Экзитпол нәтиҗәләре белән рәсми саннар бер мандатлы округларда гына туры килмәскә мөмкин. Гадәттә, анда гына берникадәр тайпылышлар була. 

Сораштырулар вакытында: "Исемлекнең башында (яки ахырында) торган партиягә, кандидатка тавыш бирдем",- диючеләр бар. Мондый кешеләрнең күпме булуын төгәл әйтә алмыйбыз. Әмма исемлекнең башына яки ахырына эләгү партияләргә 1-2 % тавыш, чыннан да өстәргә мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар