Логотип
Яңалыклар

Салават: «Мескенлекме, хәерчелекме?..»

Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-конкурсны уздыру буенча матбугат конференциясе узды. Фестиваль Әлфия Авзалованың 90 еллык юбилеена багышлап уздырыла. Аның Гала-концерты 2023 елның 23 октябрендә Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узачак.

Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-конкурсны уздыру буенча матбугат конференциясе узды. Анда җырчы Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова, Россиянең халык, Татарстанның һәм Башкортстаның халык артисты, җырчы Салават Фәтхетдинов, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәни үсешкә ярдәм фонды Башкарма директоры Нурия Һашимова, фестиваль-конкурста Әлфия Авзалова репертуарындагы керәшен җыры белән катнашкан Татьяна Ефремова әлеге фестиваль-конкурсның шартлары, миссиясе, катнашучылар турында сөйләделәр. 
Фестиваль Әлфия Авзалованың 90 еллык юбилеена багышлап уздырыла. Аның Гала-концерты 2023 елның 23 октябрендә Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узачак. Ул җырчының иҗади мирасын саклау бәрабәренә милли мәдәниятне, сәнгатьне үстерү вәкаләтен үти. «Музыка – дөнья халыклары теле» дигән девизы исә 17 телдә җырлар башкарган җырчының бөеклеген раслый. Фестиваль положениесы буенча конкурста катнашучылар Әлфия Авзалова репертуарындагы җырларны башкара. Башка милләт вәкилләре җырчы репертуарында 17 телдә яңгыраган берәр җырны сайлап катнаша ала. Фестиваль-конкурс ике турда узачак. Беренче тур 22 марттан 22 майга кадәр ике этапта үтә. Аннары ике атна дәвамында мәртәбәле жюри чыгышларга бәя бирәчәк. Икенче тур 9 сентябрьдән 23 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Фестиваль-конкурс 2018 елдан башлап ике елга бер тапкыр үткәрелә. I фестивальдә Илнар Миранов Гран-прига лаек була, II фестивальдә исә Алмаз Хөсәенов Гран-при иясе дип табыла. 
Матбугат конференциясе шулай ук журналистлар сораулары, Салават Фәтхетдиновның Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек җырчыларга тиешле кадер-хөрмәт җитмәү турындагы фикерләре, Татьяна Ефремованың киң иркен тавыш белән Әлфия апа репертуарындагы керәшен татарлары җыры «Суда балык йөзәдер лә...» дип җырлавы белән тагын да җанланып китте. 
Шулай да сөйләшү барышында яңгыраган кайбер тәнкыйть сүзләрен, кызыклы фикерләрне аерып чыгарасы килә.
«Мескенлекме, ялкаулыкмы, хәерчелекме бу?! Әлфия апага, Илһам абыйга мөнәсәбәт бик түбән дәрәҗәдә...» (Салават). 
«ӘлфияАвзалова, Илһам Шакировлардан күп мәртәбәләр түбәннәрне күтәрәбез без» (Салават).
«Әлфия белән Илһам – бер сүз, бер сүзтезмә булып йөри. Кайда да аларны янәшә куеп сөйлиләр. Аларны бербөтен итеп карап, зур дәрәҗәләргә күтәрергә кирәк!» (Зөлфия Авзалова).
«Әлфия апа белән Илһам абый – татар халкының асылташлары» (Нурия Һашимова).
«Быелгы фестивальдә сюрприз көтелә! Башкортстаннан, Чакмагыштан бер үзешчән җырчы катнашачак. Андагы тавыш! Нәкъ Илһам Шакиров сыман җырлый. Хәтта аерып алып булмый: Илһам җырлыймы, ул җырлыймы?» (Салават).
«Чыгып киткән татарны эзләп чыгып китәргә кирәкми. Алты татар өчен әллә кая читкә, Надымнарга барып йөрергә кирәкми. Үзләре кайтсыннар!» (Салават).
«Салават абый, мин сезнең белән килешмим. Яшьләр Әлфия апаны, Илһам абыйны белми, дисез. Менә минем улыма – 23, кызыма 17 яшь. Икесе дә Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров җырларын көннәр буе да тыңларга риза. Улым машинасында гел аларның җырларын тыңлап йөри. Сеңлесенә дә гел: «Беләсеңме, бу җырны кем җырлый? Әни, әйтмә, әйтмә... Тыңла, Илһам Шакиров җырлый!», «Әлфия Авзалова гына шулай җырлый ала!» – дип кабатлап бара...» (Лилия Гәрәева, «Сөембикә» журналисты).   
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар