Сак-Сок канатларының сере турында балалар өчен татар телендә бүген беренче мюзикл була

Сәхнә әсәренең нигезенә татар халык авыз иҗаты үрнәге салынган

Бүген, ягъни 12 майда сәгать кичке 6да Казан «Әкият» балалар үзәгендә «Сак-Сок канатларының сере» дип исемләнгән 2 пәрдәле мюзикл премьерасы була. Бу куелышта артистлар да, тамашачылар да - балалар. Мәдәни чара булудан тыш, бу мюзикл — балаларның иҗади сәләтләрен үстерү белән бергә милли татар традицияләрен саклауга юнәлтелгән проект.

"Татар-информ" МА бу хакта апрельдә үк хәбәр биргәнчә, мюзиклның нигезендә «Сак-Сок» бәетенә нигезләнгән сюжет, ә спектакльгә музыканы композитор Ильяс Камал махсус язган. Әсәрдә халык зирәклеге һәм заманча музыка аһәңнәре бергә кушылган.

Куелышта катнашканнарның күбесе балалар булып, алар арасында - М. Балакирев исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе укучылары. Спектакльнең музыкаль өлешен Илнар Фәйзетдинов җитәкчелегендәге «SFORZANDO» оркестры тәэмин итә. Мондый чаралар яшь буында татар теленә һәм сәнгатенә кызыксыну уята, дип саный оештыручылар, чөнки мюзикл һәм, гомумән, музыкаль театр бүгенге көндә иң актуаль юнәлешләрнең берсе. Актерлык, музыка, бию сәнгатләре «мюзикл» жанрында бик табигый кушыла һәм балаларның иҗади яктан үсүенә булышлык итә.

Проект авторы - Казан консерваториясенең IV курс студенты Гүзәл Абаева, режиссеры - Илгиз Разетдинов. Чараның партнерлары «Калеб» яңа буын җыены һәм «Я - ДоброТворец» дип исемләнгән социаль-иҗади проект.

«Сак-Сок канатларының сере» мюзиклы «Безнең Татарстан» яшьләр форумының финалында катнашты. Куелышның берничә номеры 21-23 апрельдәге форумның күргәзмәсендә күрсәтелде, дип белдерә матбугат сәркатибе Альбина Архиреева.

http://tat.tatar-inform.ru

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4023
    1
    45
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3971
    0
    35
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3350
    1
    30
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6026
    2
    29
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4696
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек