Логотип
Яңалыклар

Шәҗәрә төзүне нәрсәдән башларга?

Үзенең нәсел җепләрен барлау, җиде буын әби-бабаларын белү турында күпләр хыяллана хәзер. Шуңа да республикабызда нәсел шәҗәрәсе төзү эше бик популяр.

Моны тагын да популярлаштыру уңаеннан, төрле конкурслар да оештырыла. Хәтта инде биш ел рәттән Казанда «Шәҗәрә бәйрәме» дип аталган фестиваль уза. 

Быел ул 5 июль көнне Казан Кирмәне янындагы яр буенда – «Елмай» паркында булачак. Аның нәкъ менә шушы көнне узуы да юкка гына түгел. 5 июль Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. 

Фестивальнең инициаторы, Татарстан мөфтиенең махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән эшләү буенча урынбасары, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге мәдәния мирас ассоциациясе рәисе, Казанның Аксакаллар шурасы җитәкчесе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов быелгы фестивальнең үзенчәлеге дип төрле халыкларның гаилә традицияләре белән танышу мөмкинлеге булуын әйтә. 

Тагын бер яңалык – теләге булган һәр туташ, һәр ханым татар килене курсларын уза ала. Татар килене нинди булган, нинди булырга тиеш, нинди йола, нинди гадәтләребез бар – болар белән Иске татар бистәсендә эшләүче татар килене музее таныштыра. 

Үзләренең нәсел шәҗәрәсен төзергә хыялланып та, эшне нәрсәдән башларга белмәүчеләр өчен әлеге фестиваль аеруча файдалы булачак. Шушы темага кагылышлы лекцияләр тыңлау һәм белгечләргә үзеңне кызыксындырган сораулар бирү, консультация алу, нәсел шәҗәрәләре күргәзмәләре белән танышу, аларны ничек төзегәннәрен сорашу – фестивальдә мондый мөмкинлек тә каралган. 
Белгечләр гаилә традицияләре, шәҗәрә төзүне, мәгълүмат эзләүне кайдан башларга кирәклеге турында лекцияләр укыячак. 

Катнашучылар арасында лотерея дә уздырыла. Моның өчен төп чатырда анкета тутырып, аны барабанга гына салырга кирәк. Лотереяда җиңүчеләргә Казандагы «Ногай» кунакханәсенә, «Minger Med Spa» һәм  Болгардагы Кол Гали кунакханәләренә бер кичкә ике кешелек чакыру биреләчәк. 

Әлбәттә инде, фестиваль кунаклары хәләл маркеттан милли аш-су, сувенирлар, милли бизәнү әйберләре, китаплар һәм башка төрле товарлар да сатып ала ала. Ә нәни кунаклар өчен балалар зонасы эшләп торачак. «Минем гаиләм – минем нәселем» дигән темага рәсем ясаган һәр сабыйга дәү әни белән дәү әти бүләкләр тапшырачак. 

5 июль көнне сәгать көндезге 11 дән, кичке 21.00 гә кадәр Казан Кирмәне яр буендагы «Елмай» балалар паркына рәхим итегез. Керү ирекле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар