«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы мәйданчыгында «Ислам дөньясы хатын-кызлары: эшмәкәрлек һәм ясалма интеллект чорында икътисад» сессиясе узды. Анда Дәүләт Советы депутатлары Ләлә Кадермәтова, Ольга Воронова, Ирина Терентьева, Рузилә Тимергалиева катнашты.
«Ислам дөньясы хатын-кызлары: ясалма интеллект чорында эшмәкәрлек һәм икътисад» сессиясе ЯИны бизнеста һәм икътисадый өлкәдә дөрес куллануның мөһимлеге турында фикер алышуга багышланган иде. Кайбер илләрнең катнашучылары эшмәкәрлекнең төрле тармакларында гамәлгә ашырылган үз проектларын тәкъдим иттеләр.
Ганадан Janet Boadi foundation генераль директоры һәм аңа нигез салучы Джанет Осей Боади икътисади үсеш һәм инновацияләрне стимуллаштыру өчен ясалма интеллектны ничек куллану турында сөйләде.
«Шуны әйтәсем килә: ясалма интеллект трансформалашты, бигрәк тә ислам илләрендә, – дип сөйләде сессиядә катнашучыларга Джанет Осей Боади. – Бүген ЯИ виртуаль остазлык тәкъдим итә. Без төрле өлкәләрдә– финанс, сәламәтлек, мәгариф өлкәләрендә стартаплар белән шөгыльләнүче хатын-кызларның рухландыра торган мисалларын күрәбез. Бу яңа эш урыннары булдыра һәм икътисадны үстерә. Мәсәлән, медицина компанияләре ясалма интеллект ярдәмендә пациентларны диагностикалауны һәм дәвалауны яхшырта».
Ясалма интеллектның медиа индустриягә йогынтысын тикшерү турында Санкт-Петербург дәүләт университетының цифрлы медиакоммуникацияләр кафедрасы мөдире һәм профессоры, Ясалма интеллект һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты мәгълүматлары турындагы фән үзәгенең әйдәп баручы аналитигы Камилла Нигъмәтуллина сөйләде. Аның әйтүенчә, берничә ел элек ясалма интеллект өлкәсендә хәбәрдарлыкны арттыруга һәм белемнәрне формалаштыруга кушылган компанияләр инде беренче икътисади нәтиҗәгә ирешкәннәр. «Нәкъ менә шуңа күрә без ясалма интеллект – ул бөтенләй яңа база валютасы, ул безнең индустриянең генә түгел, гомумән, безнең күбебез бүген мәшгуль булган креатив индустрияләрнең киләчәген билгеләячәк, дип саныйбыз. Бүгенге вакытның төп икътисадый нәтиҗәсе – ул нәкъ менә ясалма интеллект базарларны тутыра торган тизлек. Россия өчен бу бигрәк тә актуаль, чөнки 89 төбәк – 89 үзенчәлекле икътисадый базар»,– дип басым ясады Камилла Нигъмәтуллина.
«Ислам дөньясы хатын-кызлары: ясалма интеллект чорында эшмәкәрлек һәм икътисад» сессиясенә йомгак ясап, журналистлар белән әңгәмә вакытында Дәүләт Советы депутаты Рузилә Тимергалиева күтәрелгән теманың мөһимлеген ассызыклады.
«Бу сессиядән рухланып чыгасың, – дип басым ясады парламентарий. – Пакистан кунагы Фарва Хәснаин бүген каты конкуренция гасыры һәм йомшак хатын-кыз көче бу вакытта ихласлыкта, килешә белүдә аерым әһәмияткә ия, дип әйтте. Һәм ясалма интеллект турында күп әйтелде. Эшмәкәр буларак әйтәсем килә, ясалма интеллект безне вак-төяк эшләрдән коткара. ЯИ системаларының берсе ярдәмендә, көн саен диярлек, мин үзем бик күп вак мәсьәләләрне хәл итәм, аларга элек күп вакыт һәм көч китә иде. Бу актуаль темалар өчен рәхмәт».
«Ислам дөньясы хатын-кызлары: ясалма интеллект чорында эшмәкәрлек һәм икътисад» сессиясендә катнашучылар арасында Greennica Technology генераль директоры Джозефин Су (Таиланд), Neeps IT Solutions компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Рошин Нгорима (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре/Көньяк Африка Республикасы), «Рэйн» технологик платформасында стартап генераль директоры Фарва Хәснәин (Пакистан), AMB Services җитәкчесе Атума Мари Бернадетте (Камерун), хәләл косметика уйлап табучы Резеда Нурисламова, медицина фәннәре докторы һәм ADI Consumer Finance баш башкарма директоры Ясмин Хелал Хәмед һәм башкалар бар иде.
Фото: https://gossov.tatarstan.ru/pressa
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк