Логотип
Яңалыклар

Гаеп антеннада булган

14 октябрь – аналоглы телевидениенең соңгы көне. Бүген барлык федераль каналлар да цифрлы сигналларга күчә.

14 октябрь – аналоглы телевидениенең соңгы көне. Бүген барлык федераль каналлар да цифрлы сигналларга күчә.

 

Без җәйләрен үзебез кайтып йөри торган авылда инде күптән цифрлы телевидение карыйбыз. Приставка һәм антеннаны үзебез генә тоташтырган идек. Авылыбыз Арча районында, телебашняны район үзәгендәдер дип фаразлап, антеннаны да шул якка таба юнәлттек. Әмма цифрлы телевидение безне шушы дәвердә әллә ни куандырмады. Берәр тапшыруны тәмләп кенә карый башлыйсың, сигнал югала да куя. Югалмаган очракта да, сыйфаты начар, экрандагы сурәт тукталып кала иде. Без моны йортыбызның авылның түбән очында – чокырлырак җирдә урнашуына сылтадык ул чакта. Бу хакта матбугат конференциясендә сорау да биргән идем: йортлары түбән урында булып, антенналары цифрлы сигналларны тотмаса, нишләргә мөмкин? Соравымны шунда ук язып алдылар.

Дөресен генә әйткәндә, мин кем дә булса килеп, нәрсә дә булса эшләр дип көтмәдем дә, чөнки, әйткәнемчә, бу йортка без җәйләрен ял көннәрендә генә булабыз. Ләкин юкка алай уйлаганмын, бер генә дәгъва да җавапсыз калмый икән. Узган шимбә көнне иртәдән үк РТРСның Шәмәрдәндәге бүлегеннән телефоныма шалтыраттылар: авылга кайтсагыз, антеннагызны көйләргә киләсе идек, диләр. Һәм, чынлап та, озак көттерми килеп тә төштеләр. Үзләренең антенналары һәм аппаратуралары белән иң әүвәл сигналларның кайсы яктан яхшырак килүен ачыкладылар. Аннары антеннаны колгасы-ние белән шул якка таба борып, телевизорның сигналларны ничек тотуын тикшерделәр. Экрандагы сурәт ап-ачык, бернинди тоткарлыксыз иде. Безнең төп хата – антеннаны тиешле якка бормауда гына булган. Телебашня биш чакрымдагы күрше авылда гына икән ләбаса, ә безнең антенна бөтенләй капма-каршы якка карап торган, сигналлар да шуның аркасында бозылган.

РТРС хезмәткәрләре антеннаны көйләп кенә китмәделәр, әлегәчә аналогта калучы «ТНВ», «Татарстан 24» каналларын да ничек карарга мөмкин булуын өйрәттеләр. Моның өчен махсус аергыч («переходник») кына сатып аласы икән. «14 октябрьдән соң безнең эш арта. Әле цифрлы телевидениегә күчәргә әзер булмаган йортлар шактый. Аларның барысын да шушы бер-ике көн эчендә йөреп чыгарга кирәк була», – диде егетләр.

 

Теги: цифровое телевидение

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар