​Рөстәм Миңнеханов Татарстанның балалар сырхауханәләр җитәкчеләренә 28 яңа автомобильдән ачкыч тапшырды

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник сырхауханәсендә булды. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар озата йөрде. 

Рөстәм Миңнеханов анестезиология һәм реанимация бүлегендә паллиатив пациентлар өчен палатаны карады. Биредә 13 бала дәвалана. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы  хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республикада 300 яшь татарстанлы паллиатив ярдәмгә мохтаҗ. Күбесенчә мондый пациентларның дәваланмый торган хроник авырулары бар.  Рөстәм Миңнеханов палаталарны карады һәм медик хезмәткәрләр белән аралашты. Гадел Вафин Татарстанда балаларга паллатив медицина ярдәмен күрсәтү буенча региональ системаны тәкъдир итте.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов клиниканың икенче дәвалау корпусына юнәлде. Анда терәк-хәрәкәт аппараты функцияләре бозылган балалар өчен яңа югары технологияле җиһаз - Locomat механотерапия өчен роботлаштырылган комплексны күрсәттеләр. Әлеге җиһаз Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча терәк-хәрәкәт аппараты функцияләре бозылган, шул исәптән ДЦПлы балаларны реабилитацияләү хезмәтен үстерү кысаларында сатып алынган.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы тренажер комплексы эше белән танышты, аннан кечкенә пациентлар һәм аларның ата-аналары белән сөйләште. Рөстәм Миңнеханов балаларга тизрәк терелүләрен теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Халыкара балаларны саклау көненә багышланган тантаналы чарадагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, каты авырулы балалары булган гаиләләр дәүләттән тиешенчә ярдәм алырга тиешләр. «Бүген мин баласы терелер, аякка басыр дигән өмет белән яшәүче аналар белән очраштым.  Кызганычка каршы, бөтен балалар да без теләгәнчә тулысынча сәламәт түгел. Ләкин безнең максат – аларга бәхетле буларлык шартлар булдыру. Ул чакта без дә бәхетле булабыз», - дип ассызыклады ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Россия һәм Татарстан җитәкчелеге медицина дәрәҗәсен арттыру өчен чаралар уздыра. «Республика киләчәге – балалар, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Кешеләр потенциалы – безнең иң зур байлыгыбыз».

Шуннан Рөстәм Миңнеханов республиканың балалар сырхауханәләре җитәкчеләренә 28 махсуслаштырылган автомобильдән ачкычлар тапшырды. Бу машиналар балалар поликлиникаларында күчмә табиб-фельдшер бригадасы булган ашыгыч медицина бүлекләрен оештырырга ярдәм итә. 

Сылтама: http://president.tatarstan.ru/tat/news/view/125557

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7858
    2
    55
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5280
    0
    35
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2211
    0
    23
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    4101
    1
    21
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 24 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Бай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?
    Дус кызымның ире икенче хатын алган 
  • 26 март 2023 - 07:29
    Без имени
    Әлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.
    Бәхетемне сакламадым
  • 27 март 2023 - 07:59
    Без имени
    Ис китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.
    Кунак мунчасы
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату