Рөстәм Миңнеханов «Идел буенда Халыкара кыр көннәре» күргәзмәсен ачты

Казаннан ерак түгел мәйданчыкта - Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының Лаеш муниципаль районындагы кырларында «Идел буенда Халыкара кыр көннәре» күргәзмәсе ачылды. Аны оештыручылар арасында - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек хуҗалыгы өлкәсендә яңа технологияләр үстерүдә, шулай ук Германия һәм башка илләрдә тәҗрибә таратуда махсулашкан Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте (DLG).
Европа авыл хуҗалыгы оешмасы катнашындагы «Кыр көннәре» форматындагы күргәзмә Германия, Румыния, Польша һәм Төркиядә уңыш белән уза һәм агросәнәгать өлкәсендәге профессионалларны инновацияләр белән таныштыру, тәкъдим ителгән продукт һәм карарларны бәяләү, фәнни белем һәм алдынгы тәҗрибә таратуга юнәлдерелгән. Россиядә мондый форматтагы халыкара күргәзмә тәүге тапкыр үткәрелә. «Идел буенда халыкара кыр көннәре« кысаларында Россия, аерым алганда Татарстан, Германия, Австрия, Франция, Финляндия, Норвегия һәм АКШтан 150дән артык компания һәм фәнни институт, дәүләт оешмалары һәм ассоциацияләре агросәнәгать комплексының төрле юнәлешләре: үсемлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы, терлекчелек буенча яңа төр продуктлар һәм технологияләр тәкъдим итә.
Күргәзмәнең үзенчәлеге аңа әзерлек һәм үткәрү форматында чагыла. Продукт һәм технологияләр кыр шартларында күрсәтелә. Әйтик, үсемлекчелек тәҗрибә кырының 43 кишәрлегендә тәкъдим ителгән, ә авыл хуҗалыгы техникасы стационар экспозиция, шәхси демонстрация һәм Россия һәм Европа бәйсез экспертлары шәрехләмәләре белән тематик күргәзмәләр форматында.
Күргәзмәне ачуда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының мелиорация департаменты директоры Данил Путятин, ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Немец авыл хуҗалыгы җәмгыяте (DLG) башкаручы директоры Петер Грокус катнашты.
Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Идел буенда Халыкара кыр көннәрен үткәрү - авыл хуҗалыгы өлкәсендәге заманча мәгълүмат һәм технологияләр белән танышу мөмкинлеге булуын билгеләп үтте. «Биредә 150 компания - дөнья лидерлары тәкъдим ителгән. Биредә үсемлекчелек, терлекчелек белән бәйле барлык мәсьәләләрне өйрәнергә һәм карарга була. Бу мәйданчыктан 6 меңнән артык кеше файдаланачак», - диде, аерым алганда, ТР лидеры.
Ул күргәзмәне оештыручылар һәм катнашучылар, шулай ук Россия һәм Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән озак хезмәттәшлек итүне максат итеп куйган чит ил партнерларына, республика агросәнәгать комплексына ярдәм иткәне өчен Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул күргәзмәдә тәкъдим ителгән инновацияләр Россия һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында файдаланылыр дигән ышаныч белдерде. «Без әлеге яңа технологияләрне үзләштереп, аларны тормышка ашыру өчен пилот төбәк булып торабыз», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Петр Чекмарев күргәзмәдә катнашучыларга Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев сәламләвен укыды. Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры билгеләп үткәнчә, федераль министрлык 2016 елда «Россия Федерациясендә Халыкара кыр көннәре« халыкара күргәзмәсен үткәрү турында карар кабул иткән. Әлеге чараны үткәрү өчен төбәк әлегә билгеләнмәгән.
«Идел буенда Халыкара кыр көннәре« күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында өч көн дәвамында башка зур чаралар да планлаштырылган, алар арасында - «Россиянең үзен-үзе тәэмин итүнең юлы буларак эшмәкәрлек» конгрессы. Анда РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре дә катнашыр дип көтелә.
Күргәзмә кысаларында Россия, Германия, Швеция, Польша һәм Чехия белгечләре катнашында көзге бодай үстерү технологяиләре буенча конкурс та узачак.
сылтама:http://http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/24/110695/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
25 сентябрь 2023 - 07:55Без имениБухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторгаҖиңги
-
25 сентябрь 2023 - 09:09Без имениБезнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥Җиңги
-
24 сентябрь 2023 - 17:38Без имениНиках ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугелНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
23 сентябрь 2023 - 08:21Без имениҮзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.