«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Геройлар янәшәдә» II патриотик ачык әдәби бәйгесе башлану уңаеннан журналистлар өчен матбугат конференциясе узды.
. Әлеге конкурс халык арасында рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерү, ватанпәрвәрлекне арттыру максатыннан үткәрелә.
Конференцияне ачып, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Айдар Сәлимгәрәев:
– Бу бәйгенең темасы бик мөһим. Без аны башлаганда ватанпәрвәрлек темасын бары тик каләм ияләре – язучылар гына тулаем ача алыр дип уйладык. Беренче тәҗрибә уңышлы булды. Инде менә бәйгенең икенчесен игълан итәбез. Аның шартларында үзгәрешләр бар: беренчесендә без роман жанрын куйганнан соң алган идек, ә монысында бу номинацияне кире кайтарабыз, – диде.
Беренче бәйгегә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең батырлыклары, алар өлешенә төшкән язмыш сынаулары, әти-әниләренең сабырлыгы турында барысы 136 эш килгән. Республикабызның төрле почмакларыннан гына түгел, Мәскәүдән, Удмуртия Республикасыннан, Ульяновск, Новосибирск өлкәләреннән, Красноярск краеннан да катнашучылар булган.
«Геройлар янәшәдә» бәйгесенә кулъязмалар кабул итү агымдагы елның 24 декабреннән башлап, 1926 елның 1 августына кадәр дәвам итәчәк. Жюри рәисе кем булуы да билгеле, аны «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов җитәкләячәк.
Бәйгене «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан китап нәшрияты бергәләп оештыра. Җиңү яулаган әсәрләр китап итеп тупланып дөнья күрәчәк.
Бәйгенең призлар фонды – 6 640 000 сум.
Кулъязмалар татар һәм рус телләрендә 5 номинациядә кабул ителәчәк. Җиңүчеләрне менә нинди бүләкләр көтә:
«Роман» номинациясендә:
1 нче урын – 500 мең
2 нче урын – 340 мең
3 нче урын – 300 мең
Өч кызыксындыру премиясе – 58 мең сум.
«Повесть» номинациясендә:
1 нче урын – 300 мең
2 нче урын – 200 мең
3 нче урын – 150 мең
«Хикәя» номинациясендә:
1 нче урын – 120 мең
2 нче урын – 70 мең
3 нче урын – 55 мең
«Поэма һәм шигырь циклы» номинациясендә:
1 нче урын – 150 мең
2 нче урын – 100 мең
3 нче урын – 70 мең
«Очерк» номинациясендә:
1 нче урын – 120 мең
2 нче урын – 70 мең
3 нче урын – 55 мең
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк