Яңалыклар
Режиссерлар халык белән аралаша
XII Казан халыкара мөселман кинофестивале дәвам итә. Тулы метражлы нәфис фильмнарда көн дә аншлаг күзәтелә.
Фильмны караганнан соң, режиссерлар тамашачы белән аралаша, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирә. Шунысы игътибарга лаек: быелгы фестивальдә яшь режиссерлар шактый. Әйтик, Кыргызстан вәкиле Бакыт Мукулга 28 яшь. Аның "Ата васыяте" дип аталган беренче фильмы конкурс программасына үткән. Азат исемле егет, вафат булган әтисенең васыятен үтәү өчен, 15 ел элек ташлап чыгып киткән туган авылына кайта, әтисенең бурычларын кайтара. Ул гына да түгел, үзе белән әтисен дә алып кайта... Дөресрәге, аның көлен. Әтисе, вафат булыр алдыннан, үзен яндырырга һәм көлен туган авылына алып кайтып җирләргә кушкан була. Бу фильм тамашачыда зур кызыксыну тудырды, режиссерны сорауларга күмделәр. "Төп геройны уйнаган егет - балет артисты. Ул Санкт-Петербургта укып, хәзер Кыргызстанга эшкә кайтты", - дигән кызыклы мәгълүматны җиткерде Бакыт Мукул.
Ә Якутиядән тәкъдим ителгән "Дьесегой тәңре" фильмының режиссеры Сергей Потапов - танылган театр режиссеры. Ул куйган спектакль берничә ел элек "Нәүрүз" фестивалендә күрсәтелгән иде инде. Быел ул төшергән фильм мөселман кинофестиваленең конкурс программасына да кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк