Районнарда медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты – рейтинг

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 2008 елдан бирле районнарда сәламәтлек саклау системасына бәя бирә. Биредә күп кенә күрсәткечләр (сабыйлар үлеме, медицина ярдәменең күләме һәм бәясе, яман шеш авыруларының таралышы һәм пациентларның медицина ярдәменең сыйфатын ничек бәяләве) исәпкә алына. Критерийлар (алар барлыгы - 40) берничә төп төркемгә (демография, икътисади активлык, учреждениеләр эшчәнлеге күрсәткече, халыкның медицина ярдәменең сыйфатына бәя бирүе) бүленә. Сәламәтлек саклау министрлыгы шуларга карап барлык дәүләт учреждениеләрен өйрәнә, нәтиҗәдә сәламәтлек саклау системасының сыйфаты буенча районнарның йомгаклау рейтингы әзерләнә. Тикшеренү мөмкин кадәр объектив булсын өчен, барлык районнар да халык санына карап бүленә. Татарстанда Казан һәм Чаллы кебек зур шәһәр округлары белән бергә, халкы 30 меңгә дә тулмаган районнар да бар. Моңа карап кына аларның мөмкинлекләре кимеми. Мисал өчен, узган ел нәтиҗәләре буенча, Чүпрәле районы сизелерлек алга киткән. Ул 38нче баскычтан 22нче урынга күтәрелгән. Рейтингны төзүчеләр районның нәрсә хисабына шундый ыргылыш ясавына җентекле аңлатма биргән.
«Аналар арасында үлем очракларының күзәтелмәве, сабыйлар арасында һәм яман шештән үлүчеләр санының кимүе уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде», - дип билгеләп үтелә документта.
Уңай моментлар белән бергә йомшак яклар да юк түгел. Районнарда халыкның табигый кимүе, сулыш органнары, туберкулез авыруларыннан үлүчеләр саны арту – әнә шундыйлардан. Критерийларның һәр төркеме буенча, муниципаль берәмлектә алга таба кайсы юнәлештә эшләргә кирәклеген белеп торсыннар өчен, районга тулы характеристика бирәләр.

- Рейтинг районда үлем-китем дәрәҗәсенең ни өчен югары булуын, нинди авырулар киң таралуын, чирләрне кисәтүдә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген белеп, башкарылган эшнең нәтиҗәләрен һәркем күреп торсын өчен кирәк, - ди Тукай Үзәк район хастаханәсе юрисконсульты Айваз Мохитов.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Тукай районы икенче урынны алган, биредә медицина ярдәме күрсәтүнең дәрәҗәсе югары. Рейтингтагы урын, әлбәттә, ел саен үзгәреп торган, шулай да соңгы елларда аны сизелерлек яхшыртуга ирешкәннәр.
Кайбер районнар соңгы ике ел дәвамында медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшырткан, бу – рейтингта да чагылыш тапкан. Актаныш, Минзәлә, Әлки районнары – әнә шундыйлардан. 15 муниципаль берәмлек үз позицияләрен яхшырткан.
Эш күрсәткечләре кимүгә таба бара торган районнар да юк түгел. 15 муниципаль берәмлектә (Яңа Чишмә, Мөслим, Зәй һ.б.) шундый вәзгыять күзәтелә. Алар арасында Югары Ослан районы иң түбән урынны били.
- Бездә инде дистә еллар дәвамында үлүчеләр саны туучылардан артып китә. Үлем-китем дәрәҗәсенең югары булуы, нигездә, йөрәк-кан тамырлары, яман шеш авыруларыннан үлүчеләрнең артуына бәйле. Бу, үз чиратында, рейтингка сизелерлек йогынты ясый. Әлбәттә, без төрле чаралар күрәбез, күрсәткечләрне яхшырту юнәлешендә эшлибез, әмма моның нәтиҗәсе әллә ни күренми әле, алга таба хәрәкәт итүе бик катлаулы, - ди Югары Ослан Үзәк район хастаханәсе баш табибы Алексей Смирнов.
Күп кенә районнарда исемлекне төзегәндә сәламәтлек саклау системасын комплекслы төстә бәяләргә ярдәм итә торган күрсәткечләрнең исәпкә алынуын расладылар. Әмма бәхәсле урыннар да бар. Мисал өчен, Саба районы узган елда өченче һәм дүртенче баскычлар арасында урнашкан, бу да – югары күрсәткеч. Әмма Үзәк район хастаханәсенең баш табибы моңа әллә ни шатланмый, чөнки 2015 елда аларның районы рейтингта беренче урында булган. Сулыш органнары, яман шеш авыруларыннан, эшкә сәләтле кешеләр арасында миокард инфарктыннан үлүчеләрнең артуы күрсәткечләрнең түбәнәюенә китергән.
Юлия КОСОЛАПКИНА, sntat.ru
сылтама http://intertat.ru/tt/society-tt/item/65681-rayonnarda-meditsina-yard%D3%99me-k%D2%AFrs%D3%99t%D2%AFne%D2%A3-syiyfatyi-%E2%80%93-reyting.html

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.