Логотип
Яңалыклар

Рәис казанлыларга рәхмәтен җиткерде

Казан кабат дөньякүләм игътибар үзәгендә булды. 17-19 июнь көннәрендә Татарстан башкаласында АСЕАН (Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре ассоциациясе) илләренең 35 нче саммиты югары дәрәҗәдә узды. Саммит тәмамланганнан соң, Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында нәтиҗәләргә багышланган брифинг оештырылылды.

Казанга АСЕАН оешмасына кергән барлык илләрнең рәсми вәкилләре һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин килде. Бүген мәртәбәле кунакларны озаттылар. Дөрес, Россия Президенты Владимир Путинның Казан Сабантуена чакыруын исәптә тотып, чит ил делегацияләреннән 100 дән артык вәкил татар милли бәйрәмен карарга калган. 

Стратегик җиңү һәм халыкара хезмәттәшлек


Бүгенге катлаулы геосәяси шартларда саммитның уздырылуы һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия лидерларының Казанга килүе – Президент Владимир Владимирович Путин җитәкчелегендә илебезнең зур дипломатик җиңүе булып тора.
Татарстанга оешмага кергән барлык 11 әгъза-дәүләтнең вәкилләре килде. Ике ил дәүләт башлыклары дәрәҗәсендә тәкъдим ителде. Болар – Бруней (безгә Бруней султаны килде) һәм Филиппин (ил президенты). 7 ил премьер-министрлар дәрәҗәсендә катнашты. Шулай ук халыкара оешмалар җитәкчеләре дә бар иде.


 «Мондый зур халыкара вакыйга 2 ай эчендә генә болай җиңел оештырылмый. Асылда, бу безнең илдә уздырылган зур чараларның берсе. Казанда 2 элек БРИКС узды. Аннан соң калган инфраструктура мирасыбыз бар иде. Шуңа ике объект өстәлде. Г. Камал исемендәге яңа Камал театрында Владимир Путин исеменнән кабул итү тантанасы  узды. Делегатлар республикабыз мәдәниятенең матурлыгын һәм күптөрлелеген, аның югары кухнясын һәм безнең кунакчыллыгыбызны күрделәр. Уникаль осталык үзәгендә республика  казанышлары күргәзмәсе оештырылды. Хатын-кызлар өчен дә аерым программа каралган иде. Делегация җитәкчеләренең хатыннары өчен осталык үзәге зур ачыш булды, алар анда төрле мастер-классларда катнаштылар. Татарстан Рәисе  Филиппин, Малайзия, Сингапур лидерлары белән аерым, бик конструктив икеяклы очрашулар үткәрде. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Вьетнам, Малайзия, Лаос, Сингапур делегацияләре белән очрашуларын да аерым билгеләп үтәргә кирәк. Билгеле бер килешүләргә ирешелде, – дип сөйләде Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев

Мәдәни күптөрлелек һәм рухи байлык

Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова үз чыгышында кунакларның Казанның тарихи, мәдәни һәм белем бирү объектлары белән танышудан алган тирән тәэсирләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, мәдәни программа Казанның һәм тулаем Россиянең халыкара дәрәҗәдәге бөеклеген ачуда бәяләп бетергесез роль уйнаган.
 «Мондый масштабтагы теләсә нинди чара – ул Татарстанның һәм Россиянең үзенә күрә бер визит карточкасы булып тора.  "Монда гаиләләребез белән кабат әйләнеп кайтырга телибез", – дип  кунакларның әйтүләре сөендерә. Алар Татарстанда, Казанда күбрәк һәм озаграк калырга, безнең мәдәният белән якынрак танышырга тели. Владимир Владимирович та Казанның илебезнең мәдәни һәм конфессиональ күптөрлелеген гәүдәләндерүче гүзәл, борынгы шәһәр булуын аерым билгеләп үтте. Һәм асылда, без кунакларыбызга тәкъдим иткән барлык мәдәни программалар, барлык объектлар безнең әлеге мәдәни күптөрлелегебезне күрсәтүгә юнәлтелгән иде», – дип сөйләде мәдәният минстры. 

Казанлыларга рәхмәт һәм киләчәккә юл

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров  кунакларны озатып йөреп, журналистлар белән очрашуга соңгарак калып килде. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңниханов исеменнән Казан халкына олы рәхмәтен җиткерде. 
«Раис башкалабыз халкына саммит узган көннәрдә беркадәр уңайсызлыклар тудыруыбызны аңлаганнары һәм хөрмәт иткәннәре өчен зур, чиксез рәхмәтен  әйтергә кушты», – диде ул. 
Шулай ук без Россия федераль үзәгенә мәртәбәле чара үткәрүне Татарстанга  ышанып тапшырганы өчен дә рәхмәтен белдерде. «Тагын 88 субъект чиратта тора һәм алар шушындый хокукны ышанып тапшыруларын көтә. Шуны әйтәсе килә: без – Татарстан Республикасы Хөкүмәте җитәкчелегендәге команда – намус белән эшләдек.  Казан өчен, Татарстан өчен бу бик зур вакыйга. Җиңел вакытта яшәмибез. Һәрбер илнең җитәкчеләре килүе,  алар белән уртак тел табу, фикерләшү бик файдалы. Татарстанга гына түгел, Россиягә дә. Эшләп булганда эшләргә, үзебезне чит илләргә күрсәтергә кирәк. Ул безгә генә файда түгел, бездән соң килгән балаларыбызга да бик файдалы. Бүген юлны салып калдырсаң, ул юлдан бездән соң да йөриячәкләр», – дип белдерде Шамил Гафаров.

Шушы җылы, тирән мәгънәле сүзләр белән Шамил Гафаров Казанда узган тагын бер мәртәбәле халыкара чарага нокта куйды. 35 нче АСЕАН саммиты Татарстанның бөтен дөньяга ачыклыгын, дуслыкка һәм хезмәттәшлеккә әзерлеген, шулай ук зур масштаблы проектларны иң югары дәрәҗәдә башкара алуын тагын бер кат исбатлады. Биредә салынган дипломатия, икътисад һәм мәдәният күперләре киләчәктә яңа уртак уңышлар өчен ныклы нигез булачак.

Фото: Татарстан Министрлар Кабинетының рәсми сайтыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар