"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Сабада үткән күчмә утырышында "Бу минем әнием" бәйгесенә нәтиҗә ясалды. "Халкым минем" газетасы тарафыннан игълан ителгән бәйгедә дүрт кеше җиңүче дип табылган.
Җиңүчеләрнең өчесе күчмә утырышка да чакырылган. Беренчесе - "Ак калфак"ның җитәкчесе Кадрия Идрисова үзе. "Кадрия ханымның әнисе турында язган язмасы газетабызда басылгач, бик күп шалтыратулар булды. Ул язманы бөтен кеше яратып кабул итте", - дип билгеләп үтте "Халкым минем" газетасының баш мөхәррире, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати-аналитик идарә җитәкчесе Гөлназ Шәйхи бүләкләү тантанасында.
Мамадыштан Фирая Мингалиева һәм Азнакайдан Гөлназ Шәмсиева шулай ук үз бүләкләрен тапты. Омск һәм Башкортстаннан булган җиңүчеләр күчмә утырышка килә алмаган, аларга диплом һәм бүләкләре соңрак тапшырылачак.
"Халкым минем" газетасы чираттагы бәйгесен дә игълан итте. Монысы әтиләргә багышлана, "Әтием - гаилә терәге" дип атала.
Комментарий юк