"Динамо-Казан" хатын-кызлар волейбол командасы үз мәйданында Истанбулның "Галатасарай" командасын отып, Европа волейбол конфедерацияләре (ЕКВ) кубогы ярышларының финалына чыкты.
Төркиядәге беренче матчта Казан кызлары "коры исәп" белән оттырып кайткач (0:3), үз мәйданында 3:0 яисә 3:1 исәбе белән генә оту кирәк иде. Шул очракта гына исәп тигезләнә һәм җиңүчене ачыклау өчен өстәмә партия – "алтын сет" билгеләнәчәк иде. Шулай булып чыкты да: "Динамо-Казан" көндәшенә бернинди мөмкинлек тә калдырмыйча, беренче өч партиядә җиңү яулап, гомуми серияне тигезләп куйды. Бу уңыштан канатланган Казан кызларын "алтын сет"та да туктатырлык түгел иде инде – 15:11.
Шулай итеп, "Динамо-Казан" командасы ЕКВ кубогының финалына узды. Көндәше – Италиянең "Бусто Арсицио" клубы. Беренче матч 11 апрельдә Казанда, җавап уены 15 апрельдә Италиядә уза.
Волейбол. ЕКВ кубогы. 1/2 финал. Җавап очрашуы.
"Динамо-Казан" (Казан, Россия) – "Галатасарай" (Истанбул, Төркия) – 3:0 (25:18, 25:20, 25:18), "алтын сет" – 15:11.
чыганак:
http://tatar-inform.tatar
Комментарий юк