«Дөньяда традицион парламентаризмның кризис кичерүе күзәтелә. Парламент спектрен билгеләүче партияләр шәхси җаваплылык дигән төшенчәне югалта. «Депутатлар, партия әгъзалары борынгы Римдагы «халык трибунасы» дигән төшенчәнең варислары. Ә партия машинасы шәхес төшенчәсен каплый кебек. Кагыйдә буларак, партиянең лидерларын беләләр, ә фракциядәге депутатларны күпләр белми, алар соры массага әйләнә. Бу төбәк депутатларына да кагыла», – дип белдерде «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлегендәге матбугат үзәгендә узган брифинг вакытында социология фәннәре докторы, профессор Андрей Тузиков. Галим моннан чыгу юлын праймеризда гына күрә.
Праймерз халык алдына чыгып, булачак депутатка идеяләрен җиткерергә, дебатларда аны яклап чыгарга, ә иң мөһиме, аларны гамәлгә ашыруда җаваплылык алырга әзер икәнен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Андрей Тузиков белдерүенчә, «Бердәм Россия» партиясенең сайлау алды идеясе әле игълан ителмәгән. Ә ул нәкъ менә праймерз вакытында депутатлыкка кандидатларның проект идеяләреннән төзеләчәк. «Праймерз парламенттагы соры пиджаклылырга көрәш ача», – ди ул. Чөнки яңа ысул белән сәясәт мәйданына яңа шәхесләр, яңа фикерләр чыга ала. «Праймерзда катнашып, беренче тапкырдан ук депутат була алмаганнар да күңелләрен төшерергә тиеш түгел ди», – галим. Алар сәяси аренада фикерләрен әйтеп, үзләрен таныталар. Ә бу киләчәккә перспектива дигән сүз.
Россиядә праймерзны «Бердәм Россия» генә куллана. «Башка партияләрнең моның өчен финанс һәм материал-техник базасы җитми», – дип белдерде Казан федераль университетының политология кафедрасы доценты Виктор Сидоров. Ул да коллегасы белән килешә. Праймерз халык өчен актуаль булган проблемаларны күтәрү мөмкинлеген ача. Аның сүзләренчә, дебатларда халыкның яшәү дәрәҗәсе мәсьәләсе проблемасы алгы планга чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк