Логотип
Яңалыклар

Парламент ветераннары бүләкләнде

21 апрель көнне парламентның утырышлар залында Татарстан Дәүләт Советының бишенче чакырылыш унҗиденче утырышы булып үтте. Көн тәртибенә куелган төп мәсьәләләрнең берсе – хөкүмәт башлыгы Илдар Халиковның «Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2015 елгы эшчәнлеге турында» доклады булды. «2015 елда хезмәт җитештерүчәнлеге артты, ләкин аның үсеш темплары шактый кимеде һәм, бәяләү буенча, 2014 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 100,5 процент, яисә 2010 ел дәрәҗәсенә карата 118,9 процент тәшкил итте», – диде Илдар Халиков.

2015 ел авыл хуҗалыгы өчен, тулаем алганда, уңышлы ел булды. Җитештерелгән продукция күләме 213,7 млрд. сум, яисә 2014 ел белән чагыштырганда, 104,7 процент  тәшкил итте. 2015 елда Татарстан Республикасының ерак чит илләр белән товар әйләнеше 12,1 млрд. сумга җитте. Былтыр 2405,5 мең квадрат метр торак йорт сафка бастырылган, социаль ипотека программасы буенча ул исә 323 мең квадрат метр тәшкил итә. Докладчының әйтүенә караганда, узган ел республикада 57 мең бала дөньяга килгән, уртача эш хакы 1,7 мәртәбә арткан.

27 апрельдә илкүләм билгеләп үтеләчәк Россия парламентаризмы көненә багышлап, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент ветераннарына «Парламентаризмны үстерүдәге өлеше өчен» мактаулы билгеләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында биш чакырылыш рәттән депутат булган М. Галиев, ун ел рәттән ТАССР  Югары Советы Президиумы секретаре вазыйфасын алып барган Д. Дәүләтшина, Татарстанның Конституция комиссиясе әгъзасы Б. Железнов та бар. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны бу олы бүләк белән Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов бүләкләде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар