«Парклар һәм скверлар көннәре» фестиваленә килегез!

5-6 сентябрьдә Татарстанда «Парклар һәм скверлар көннәре» парклар мәдәнияте фестивале үткәрелә. Фестиваль программасы республиканың ачык һавадагы 50дән артык мәйданчыгын колачлар дип көтелә – чаралар 43 муниципаль районда, Яр Чаллы, Түбән Камада, шулай ук Казанның яңартылган 10 паркында уздырыла.
Бу хакта тулырак бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Президентының парклар һәм скверлар мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Наталья Фишман бәян итте. Очрашуда шулай ук фестивальнең Казандагы оештыручысы Васыйл Бәдриев катнашты.

Наталья Фишман искәртеп узганча, Татарстанда «Парклар һәм скверлар» республика программасы кысаларында 140 объектны төзекләдерү планлаштырылган. Хәзерге вакытта шуларның 116сында эш төгәлләнгән.

«Парклар һәм скверлар – тышкы яктан төзекләндерелеп, фонарь, эскәмия урнаштырылган, брусчатка салынган территория генә түгел, ниндидер социаль актив тормыш кайный торган киңлек булырга тиеш. Моның өчен, билгеле, өстәмә инфраструктура, киләчәктә бу ял урыннары белән идарә итү системасы булдыру зарур. Әлегә исә без паркларның ни рәвешле яңартылуын карый алабыз. Аларны сынап карауның иң яхшы ысулы – ул бәйрәм оештыру. Шул рәвешле, «Парклар һәм скверлар көннәре» фестивале – Татарстанның яңа җәмәгать киңлекләренә тест-драйв үткәрү», – диде ул бу төр үзенчәлекле фестивальнең уздырылу сәбәпләрен аңлатып.

Аннан соң сүз алган Васыйл Бәдриев Парклар һәм скверлар көннәренең Казандагы программасы белән таныштырды. Аерым алганда, 5-6 сентябрьдә 15.00дә элеккеге «Химиклар мәдәният йорты» – хәзер «Наратлык» рәсми атамасына ия балалар паркын ачу күздә тотыла. 5се көнне казанлыларга паркның яңа концепциясе тәкъдим ителәчәк. Фестиваль программасында – төрле ачык дәресләр, уеннар, спорт һәм белем бирү чаралары, күңел ачу тамашасы һ.б. Шуны да билгеләп узу зарур: монда әти-әниләр балаларын башкаланың социаль учреждениеләре – сәнгать, музыка, спорт мәктәпләренә яздыра алыр дип күзаллана.

Чыгыш ясаучы китергән мәгълүматка караганда, 5-6 сентябрьдә 15.00дән башкаланың Җиңү паркында «Урам бит» урам мәдәнияте фестивале уздырыла. Бу көннәрдә парктагы мәйданчыкларны экстремаль спорт төрләре өчен махсус җиһазландыру, хип-хоп һәм диджей-баттлар өчен сәхнә кору планлаштырыла. Парк кунаклары граффити-рәссамнар, скейтбордчылар, велосипедларда трюклар ясаучылар, хип-хоп башкаручылар һәм диджейлар белән очраша алачак.

«Шул ук көнне һәм сәгатьтә Меңьеллык паркында «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгате фестивале була. Шул рәвешле, казанлыларга һәм башкала кунакларына республиканың иң яхшы эстрада коллективлары чыгышларын карау мөмкинлеге булдырыла», – дип сөйләде Васыйл Бәдриев.

Шулай ук 5-6 сентябрьдә 12.00дән Лядской бакчасы сәнгать паркына әвереләчәк. Биредә урам театр коллективлары чыгышлары көтелә. Шулай ук легендар «Фотосушка»га килеп фотолар белән алмашырга, һөнәри фотографларның портфолиоларын карарга, ачык лекцияләрен тыңларга мөмкин була.

Бу көннәрдә 14.00дән Ямашев урамындагы «Континент» паркында балалар бәйрәме оештырыла. Планетабызның кыйтгалары буйлап сәяхәт итү темасына багышланган бу чарада балалар һәм үсмерләр дөньяның иң зур шәһәрләрендәге истәлекле урыннар, тормыш рәвеше белән танышыр, чит ил телләрен өйрәнер, пирамидалар төзер, төрле халыкларның музыка уен коралларында уйнап карар дип планлаштырыла.

5се көнне 14.00дән 17.00гә кадәр Казанның күптән түгел ачылган «Чишмәле» скверында ачык һавада күңел ачуга багышланган «Воздушные радости» гаилә бәйрәме оештырыла. Сквер кунаклары өчен очыргычлар, кәгазьдән самолетлар ясау буенча мастер-класслар, фрисби (оча торган тәлинкә) чемпионаты уздыру күздә тотыла. Фестивальнең икенче көнендә исә шул ук вакытта скверда «Без табигатьне саклыйбыз» программасы каралган. Анда катнашучыларны пластик шешәләрдән сал ясау, чүпне төрләргә аеру, чәчәкләр утырту буенча мастер-класслар көтә.

Васыйл Бәдриев билгеләп узганча, фестиваль көннәрендә кунакларны башкаланың Урицкий исемендәге ретро паркында да көтәләр. Монда аларның бию мәйданында твист бию, элеккеге «Газвода» аппаратыннан газлы су эчеп, «Волга» ретроавтомобиленә утырып карау мөмкинлеге булачак. Паркта авиа- һәм судно төзелеше буенча ачык түгәрәкләр дә эшләячәк.

«Яшьләр» скверында 5-6 сентябрьдә «Антибунди» бәйрәме була. Шимбә көнне скверга килүчеләр каршында Казанның рок төркемнәре чыгыш ясар, фотозона эшләр дип көтелә. Якшәмбе – үз-үзеңне камилләштерү көне. Бу көнне кунакларны соционика, мода дөньясындагы соңгы трендлар һ.б. заманча юнәлешләр белән таныштырачаклар.

6 сентябрьдә 12.00дә Горький исемендәге үзәк ял һәм мәдәният паркында «Идеяләр фестивале» уздырыла. Бу көнне паркка килүчеләр яңа идеяләрне ишетер һәм шәһәрнең киләчәге турында фикер алышыр дип күзаллана. Теләге булган һәркем Казанның социаль өлкәсе һәм инфрастуктурасына караган идеяләре белән дә уртаклаша алачак.

«Мир» кинотеатры артындагы Аксенов исемендәге скверда 5-6 сентябрьдә 15.00дән «Аксенов-live» үткәрелә. Парк территориясендә арт-объектлар, фотозоналар урын алыр, урам музыкантлары уйнар дип көтелә. Музыкаль секонд хенд кыска метражлы фильмнар күрсәтү белән алмашыначак.

Фестивальнең сайтында тулырак мәгълүмат белән таныша аласыз:  http://fest.park.tatar/

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/03/113114/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    7779
    0
    49
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    4000
    5
    48
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    3679
    2
    24
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    4516
    1
    22
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6299
    1
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 сентябрь 2023 - 18:55
    Без имени
    Кырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…
    Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы? 
  • 26 сентябрь 2023 - 16:03
    Без имени
    Шушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.
    Җиңги
  • 26 сентябрь 2023 - 14:43
    Без имени
    Шуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.
    Җиңги
  • 26 сентябрь 2023 - 07:52
    Без имени
    Эй ходаем шул хадарем итеп язылган.Оласаем куз алдына килде.
    Җиңги
  • 25 сентябрь 2023 - 19:24
    Без имени
    Никах ул дини йола туглмени? Анда ничек жырлап биеп йорергэ момкин икэн сон?
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»