Логотип
Яңалыклар

​Олимпия уеннары башлана

 2016 елгы Җәйге Олимпия уеннары Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә 5сеннән 21 августка кадәр узачак. Олимпиадада 207 илдән килгән спортсменнар көч сынашачак. Анда 306 комплект медаль уйнатылачак. Косово һәм күптән түгел генә оешкан Көньяк Судан спортсменнарының мондый ярышларда беренче катнашуы. Ачылу тантанасы шимбә көнне – 6 августта, Мәскәү вакыты белән төнге сәгать 2 дә булачак.
    Россия җыелма командасында 280 кеше: иң көчле йөзүчеләребез Юлия Ефремова, Никита Лобинцев һәм Владимир Морозов исемлеккә кертелмәгән.
    Олимпия уеннары ачылу тантанасында Россия әләмен волейболчы Сергей Тетюхин күтәрәчәк.  Бу спортсменның Риодагы ярышларда алтынчы мәртәбә катнашуы.
    Синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасында 2015 елны өч мәртәбә дөнья чемпионы булган Чаллы кызы Низамова, велоспорт буенча Илнур Закарин, теннис буенча Александр Шибаев, Бөгелмә егете Александр Красных, стенка ату буенча Василий Мосин, Екатерина Рабая һәм Альбина Шакирова да бар. 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар