Логотип
Яңалыклар

Өйдә утырыгыз!

Республикада тын юлларының кискен вирусы һәм коронавирус инфекциясе буенча эпидемиологик вәзгыять актуаль булып кала. Бу хакта Татар-информ агентлыгында узган матбугат очрашуында республиканың баш санитар табибы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.


Динамиканы карасак, авыру очраклары тотрыклы кими бара. Узган елның бу вакыты белән чагыштырганда 63 процентка азрак. 
«Әмма бу күрсәткечнең кимүе статистика буенча гына, авыру буенча дөрес картинаны сурәтләми, чөнки Яңа ел мәшәкатьләре алдыннан күпләр табибка мөрәҗәгать итми, үзләренә диагноз куеп кына дәваланырга карар кыла. Авыру билгеләре булган килеш эшкә йөриләр, авыру балаларын мәктәптә, бакчага илтәләр. Ә бу авыру барышының кискенләшүенә китерергә мөмкин. Бигрәк тә дөрес булмаган препаратлар эчеп йөргән кешеләрнең хәле начарлану куркынычы бар», – дип баш санитар табиб урынбасары.


 Авыручылар арасында халык телендә булган дуңгыз гриппы очраклары да ачыклана. «Безнең галимнәр фаразлавынча, киләсе елдагы эпидемия сезонында бу авыру лидер булырга мөмкин. Ә ул башка гриппларга караганда авыр уза. 60 яшьтән өлкәннәр, кече яшьтәге балалар, авырлы һәм хроник авыруы булганнарга аеруча сак булырга кирәк», – ди Любовь Авдонина.


Авыру билгеләре күренүгә, табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итә баш санитар табиб урынбасары. Коронавирус, микоплазмалы пневмонияне бары тик лаборатор тикшеренүләр узып кына ачыклап була. Соңгысына махсус антибактериаль терапия генә ярдәм итә ала. 
Шуңа Роспотребнадзор хезмәткәрләре битлек кияргә, кеше күп җыелган җирдә йөрмәскә, аз гына авыру билгеләре булса да өйдә утырырга киңәш итә. 
Фото: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар