Милли китапханәдә 9-11 октябрь көннәрендә «Әдәби фест» дип аталган өч көнлек әдәби фестиваль узды.
Фестиваль программасы өч көн дәвам итте.
Беренче көнне Шәүкәт Биктимиров исемендәге Казан театр училищесы шәкертләре «Тукай эзләреннән» дип исемләнгән иммерсив спектакльнең 7 өлешен тәкъдим иттеләр. «Совет чоры архивлары: без нигә аларны өйрәнмибез?» дигән темага филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Гөлфия Рәсил кызы Гайнуллина лекция сөйләде. «Фатих Әмирхан тормышы: ядкарьләр ни сөйли?» – Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Медведева Фатих Әмирханның тормыш юлы белән таныштырды. Бу көнне «Хәсән Туфан. Сөйли торган материя» документаль фильмының премьерасы булды. «Гальгафлар белән нишләргә: онытылган язучыларның мирасы» татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры мөдире Айдар Шәйхин онытылган язучыларның мирасы турында сөйләде. «Әдәби фест»ның беренче көне «Багышлау» әдәби-музыкаль кичәсе белән тәмамланды.
10 октябрь көнне «Әдәби фест» фестивале кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «ГӘП» подкасты яздырылды: формат ачык – сорау бирергә, үз фикереңне әйтергә, килешергә яки сөйләшүгә кушылырга мөмкинлек бар иде. Катнашучылар «Бүгенге әдәбият нинди булырга тиеш? Нинди әдәбият яшьләр өчен актуаль?» дигән темага сөйләштеләр. Подкастны Баязит Зәйдуллин алып барды. «Бүгенге заман төрки шигъриятендә тарихи реконструкция, интертекстуальлек һәм полифонизм (әдәби тәрҗемәләр мисалында)» Бу хакта дөнья әдәбиятында барган процессларны һәрвакыт күзәтеп баручы Луиза Янсуар – «Татарстан» журналының әдәби мөхәррире, шагыйрә, язучы, тәрҗемәче сөйләде. «Халык шигърияте: рус-япон сугышы әсиренең бер дәфтәре турында» – Татарстан Республикасы Милли музееның фәнни хезмәткәре, тарихчы, тәрҗемәче Альберт Кадыйров бу теманы ачыклады. Шәүкәт Биктимиров исемендәге Казан театр училищесы шәкертләре «Тукай эзләреннән» дип исемләнгән иммерсив спектакльнең дәвамын күрсәттеләр. Татар әдәбиятының күренекле вәкиле Фатих Әмирханга багышланган «Фатих Әмирхан. Туктаусыз хәрәкәт» документаль фильм премьерасы булды (режиссёр – Рәдиф Кашапов).
Әдәби маркетның соңгы көнендә күргәзмәләр залында өч кызыклы чара булды. «Дөньяныкын – татарча, татарчаны – дөньяга» дигән темага дискуссия корылды. Әңгәмәдә Рузалия Шакирова, Ләйлә Лерон, Миләүшә Гафурова катнашты. Соңгы елларда дөнья әдәбияты һәм кардәш әдәбиятлардан үрнәкләр татар теленә еш тәрҗемә ителә башлады. Һинд шигырьләре татар укучысының күңеленә үтеп керә аламы? Тәрҗемәдәге Тукай күрше халыкларга аваздаш була аламы? Тәрҗемә эшендә нинди авырлыклар бар? Бу сорауларга дискуссия вакытында катнашучылар җавап бирергә тырышты. Азат Вәлиев «Казанда шагыйрьләр даирәсе. Хәзерге ситуация» дигән лекция укыды. Рәмис Латыйпов һәм Гөлназ Шиһабиева катнашында паблик-ток оештырылды.
«Әдәби фест»ның иң көтелгән кичәсе – Гала-концерт Тукай рухы белән башланды.
Заһидулла Яруллинның «Тукай маршы» әсәрен Кәрим Тинчурин театры оркестры башкарды. Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры – Ильяс Камал. Оркестрның чыгышлары ана белән бала арасындагы иң ихлас әңгәмә белән тулыландырылды. Әхмәт Ерикәй сүзләренә Рөстәм Яхин иҗат иткән «Җырланмаган әле безнең җыр» әсәрен Казан музыка көллиятенең татар хоры башкарды. Сәнгать җитәкчесе – Гүзәл Ахунова. Гөлшат Зәйнашева сүзләренә Сара Садыйкова иҗат иткән «Идел суы ага торыр» җырын халыкара конкурслар лауреаты Инсаф Ганибаев башкарды. Әхмәт Ерикәй сүзләренә Илһам Шакиров иҗат иткән «Идел буе каеннары» җырын халыкара конкурслар лауреаты Алмас Хөсәенов башкарды. Дирижер – Илнар Фәйзетдинов. «Кабатланачакмы бу кичә…»дә Мөдәррис Әгъләм шигырьләрен шагыйрьләр укыды. Миләүшә Хәйруллинаның «Ана кыры» спектакленнән «Кыр» һәм «Өмет» көйләре яңгырады. Курайда – Ильяс Фәрхуллин, кылкубызда – Ильяс Камал. Дирижер – Илнар Фәйзетдинов.
«Әдәби фест» Габдулла Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
Фестивальнең барлык көннәрендә «Моң» залы каршындагы мәйданчыкта «Муса Җәлил: батырлык һәм илгә тугрылык» һәм «Сызгыра торган уклар» (рәссам Арыслан Ибраһимов күргәзмәсе) исемле күргәзмәләр эшләде. Фестивальнең иң кечкенә кунаклары өчен дә махсус иҗади мәйданчык оештырылды. Монда нәниләр уен һәм иҗат аша татар мәдәнияте белән таныштылар. Программада – кул эшләре, рәсем ясау буенча остаханәләр булды.
Фестивальне Татарстан Язучылар берлеге оештырды, төп партнеры – Бөтендөнья татар яшьләре форумы.
Гүзәл ЮНКИНА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк