Логотип
Яңалыклар

Нәҗибә Ихсанова турындагы фильмда Минтимер Шәймиев һәм Туфан Миңнуллин да катнаша

XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Нәҗибә Ихсанова турында документаль фильм күрсәтелде.
 
Фильмның режиссеры - Алмаз Нургалиев. Ә идея авторы - Нәҗибә Ихсанованың кызы Әлфия Миңнуллина. "Әлфия Туфановна әнисен тарихка кертеп калдырырга теләде. Шулай итеп, "Нәҗибә" фильмы туды", - дип сөйләде режиссер.
 
Документаль фильмда төрле кешеләр Нәҗибә Ихсанова шәхесе турында сөйли. Алар арасында Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Нәҗибә Ихсанова белән Мәскәүдә укыган Әзһәр Шакиров һәм Равил Шәрәфиев, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Нәҗибә ханымның килендәшләре һәм сеңлесе Роза, Нәҗибә ханым үзе, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев бар. Фильмда шулай ук Туфан ага Миңнуллин да "катнаша": аның үзе исән чагында яздырып калдырган монологыннан өзекләр кергән.
 
"Бер ун елдан соң, без бу дөньядан киткәч, бу фильм бөтенләй икенче төрле яңгыраш алачак. Әлфиягә рәхмәт, ул булмаса, бу фильм да тумас иде. "Нәҗибә" - артистлар турында фильмны ничек төшерергә кирәклеген күрсәтә торган үрнәк", - дип билгеләп үтте Нәҗибә Ихсанованың сәхнәдәше, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров.
 
"Нәҗибә" фильмы мөселман кинофестивалендә "Милли конкурс" номинациясендә катнаша. Бу номинациядә җиңүгә барлыгы ун фильм дәгъва кыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар