Логотип
Яңалыклар

Начар күрүчеләр театрда күршеләренә комачауламаячак

Камал театрында татарча тифлокомментарийлы беренче спектакль  тамашачыга тәкъдим ителәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. 

Тифлокомментарий  – безнең өчен яңа сүз түгел инде хәзер. Быел җәй башында Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында  «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (К. Дикамилло) спектакле начар күрүче тамашачылар өчен тифлокомментарий бирү юлы белән куелды. Бу проект Алишер Усмановның «Яңа караш» хәйрия фонды  программасы кысаларында «Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе» белән берлектә тормышка ашырылды. 
Яңа сезонда Камал театрына килүчеләрне дә шушы яңалык көтә. Моның өчен кече сәхнәдә баручы «Килмешәк» (С. Гаффарова») спектаклен сайлаганнар. Зур сәхнәдә куелучы спектакльләргә әлегә тотынмауларының сәбәбе техник як белән бәйле. Андагы тамашалар бүген рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителә, тифлокомментарий ясау өчен исә тагын бер өстәмә канал кирәк булачак. Әмма киләчәктә мондый мөмкинлек тә табылыр дип көтелә.  
Тифлокомментатор Гөлүсә Закирова – татар телендә эшләүче бердәнбер мондый белгеч Казанда.
– «Килмешәк» – минем икенче спектаклем, әмма аны әзерләү авыррак булды, – ди. – Монда визуаль образлар күп. Күрмәүчеләргә аңлаешлы булсын дип тә тырышырга, тифлокомментарий ясауның кагыйдәләрен дә сакларга кирәк. Минем максатым – кыска, матур комментарийлар бирү. Мин аны актерлар сөйләми торган арада – паузалар вакытында эшләргә тиешмен. Әмма паузаларның да әһәмияте булган вакытлар бар. Режиссер ул паузаларны юкка гына керми. Шуның өчен, теләсә кайсы очракта да төп сәнгать – спектакль булырга тиеш.  Күпләр тифлокомментарийны әдәби әйбер дип уйлый. Бу алай түгел. Мин сюжет өчен мөһим булган урыннарны гына аңлатып барам. 

Марсель Гайфуллин – «Килмешәк»не карарга барырга җыенучы тамашачыларның берсе.  
– Начар күрүчеләр театрларга йөрергә бик яраталар, – диде ул. – Әмма безгә сәхнәдә ни барганын аңлар өчен моңарчы гел янда утырган кешедән сорарга кирәк иде. Бу исә күп вакыт тирә-юньдәгеләргә комачаулык тудыра. Ә тифлокомментарий  спектакльне тулысынча аңлап карарга  мөмкинчелек бирә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар